Маяк
+19 °С
Болытлы
Мәгариф
15 июнь , 07:05

Тәвә кошы фермасында

Бу көн Рсай урта мәктәбе яны лагерена йөрүче балалар өчен иң якты һәм истә калырлык көннәрнең берсе булды.

Тәвә кошы фермасындаТәвә кошы фермасында
Тәвә кошы фермасында

Алар Фәршатовлар гаиләсенең тәвә кошы фермасына кунакка бардылар, һәм бу искиткеч сәфәргә әверелде.

Көннең төп йолдызы, һичшиксез, мәһабәт павлин булды. Укучыларга гаҗәеп бәхет елмайды: павлин балаларга үзенең зиннәтле "королевский" койрыгын күрсәтте - бу тамаша балаларның гына түгел, өлкәннәр күңелнә дә хуш килде.

Ләкин моның белән генә могҗизалар бетмәде. Табигатьнең бу гаҗәеп почмагында балалар күрделәр:

- горур һәм кызыксынучан Африка страусларын;

- рәссам буяган кебек төсле фазаннарны;

- грациоз аккошларны;

- җитез тиен һәм йонлач куяннарны.

Экскурсия бик кызыклы килеп чыкты. Балалар бу кошларның һәм хайваннарның ничек яшәвен, аларның нәрсә белән туклануын һәм аларга нинди кайгыртучанлык таләп ителүен белделәр. Табигать белән тере аралашу - игелек һәм җаваплылыкның иң яхшы дәресе ул.

Кунакчыллыклары, кызыклы хикәяләре һәм бу матурлыкны үз күзләре белән күрү мөмкинлеге биргән өчен Фәршатовлар гаиләсенә зур рәхмәт.
Балалар лагерьга бик күп фотосурәтләр белән һәм сәяхәттән ләззәтләнеп кайттылар.

Чыганак

Тәвә кошы фермасында
Тәвә кошы фермасында
Тәвә кошы фермасында
Тәвә кошы фермасында
Тәвә кошы фермасында
Тәвә кошы фермасында
Тәвә кошы фермасында
Тәвә кошы фермасында
Тәвә кошы фермасында
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас