Маяк
+16 °С
Облачно
Мәгариф
13 Августа , 07:00

Балаларны кабул итәргә әзер

Яңа уку елы башлануга күп вакыт калмады. Белем учаклары укучыларны кабул итәргә әзерме? Әле мәктәпләрдә нинди эшләр башкарыла? Шушы һәм башка сорауларга җавап табар өчен мәгариф идарәсенең уку елына кабул итүне тикшерү комиссиясе белем бирү учреждениеләренең әзерлек дәрәҗәсе белән танышты, параллель рәвештә «Иң яхшы мәгариф учреждениесе» конкурс комиссиясе дә башкарылганнарга нәтиҗә ясап, үз бәясен куйды.

Балаларны  кабул итәргә әзерБалаларны  кабул итәргә әзер
Балаларны кабул итәргә әзер

Яңа уку елына һәр мәктәп, балалар бакчалары яңа идеяләр, яңа көч белән әзерлек эшләрен алып бара. Әлбәттә, белем бирү оешмаларына һәрвакыттагыча ата – аналар ярдәмгә килә. Аларның ярдәме белән педагогик коллективлар ремонт эшләрен башкара. Бер үк вакытта көзге-кышкы чорга казанлыкларны әзерләү буенча эш алып барыла. Газ казанлыкларын техник хезмәтләндерү үткәрелгән. Кыскасы, мәктәпләр уку чыларны яңыртылган килеш каршы алсын, балалар бакчасында кечкенәләргә уңайлы шарт тудырыр өчен зур эш баш карылган.

Күпчелек мәктәп, балалар бакчасына кергәндә күз явын алырдай чәчкәләр каршы ала, төрле темага багышланган почмаклыклар, фигуралар, үз куллары белән эшләнгән җиһазлар үзләренә җәлеп итә. Быелгы җәй яңгырлы булуга карамастан, белем учреждениеләре җиләк- җимеш, яшелчәләр үстергән, күп җирдә уңыш та мул күренә. Мәктәп бакчаларының уңышы укучыларны тукландыруга тотынылачак. Әлбәттә, җәйге каникул чорында укучы да үз өлешен кертеп, хезмәт практикасы вакытында бакчаларны карауга ярдәмләшкәнлеге күзгә ташлана.

Мәктәпләрдә, балалар бакчалары бина ларында стеналарны, идәннәрне буяу, тү шәмнәрне агарту кебек косметик ремонт башкарылган.

Комиссия мәктәпләрдә һәр уку каби нетын, балалар бакчаларындагы һәр бүл мәне җентекләп карады. Аларның эчке бизәлешен, парта-утыргычларның, шкаф ларның төзеклеген дә күз уңыннан үткәрде.

Балаларның юл хәрәкәтендә катна шучы буларак хәвефсезлеге дә игътибар үзәгендә кала. Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге төзекләндерү эшләре белән генә чикләнми. Беренче чиратта балаларның иминлеге мөһим. Шуңа да әзерлек барышында янгын хәвефсезлеге, юл хәрәкәте иминлеге, туклану, медицина хезмәтләндерүе кебек мәсьәләләргә зур игътибар бирелде. Автобуслар торышы да игътибардан читтә калмады.

 Быел Базытамак авылы һәм Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләре башкарылып, бүгенге көндә тәмамлануга якынлаша. Бу мәктәпләр 1 сентябрьдә үз укучыларын яңа, заманча җиһазландырылган мәктәптә каршы алачак.

Быелгы елда рәсем, музыка, физика кабинетлары яңа җиһазлар белән ту лыландырылды. Һәр белем бирү учагы кайткан әйберләрне белем бирү про цессында кулланачак, әлбәттә, бу уку дә рәҗәсен яхшыртуга ярдәм итәчәк.

Белем бирү оешмалары үзләре дә төрле конкурсларда катнашып, грант лар ота. «Беренчеләр хәрәкәте» грант конкурсында катнашып, җинү яулаган белем бирү оешмалары ( Карабаш, Ябалак, гимназия, Йонны, лицей) республика күләмендә ТОП-5 исәбенә керде һәм бу укыту мәсьәләрен яхшыртуга,уңайлы шартлар тудырырга ярдәм итә. Бу җә һәттән шактый эш башкарылган, бу юнәлештәге эшләр арытаба да дәвам итәр, дип өметләнәбез.

Шулай ук, «Урал батыр» эпосын өйрә нү, тарату максатында һәр мәктәптә стенд, методик почмак булдыру буенча күпче лек мәктәпләрнең башкорт теле каби нетларында, коридорларда «Урал батыр» эпосы буенча методик эчтәлекле поч маклар эшли. Алар арытаба да тулы ландырылачак, әлбәттә, бу эпосны өйрә нергә теләүчеләр санын арттырыр, дип ышанабыз.

 Комиссия әгъзаларын һәрбер белем учагының үзенә хас үзенчәлеге белән аерылып торуы куандырды. Һәр учреждение тырышкан, сыйфатлы белем һәм тәрбия алу өчен барлык шартларны да булдырган. Яңа 2026-2027 уку елына кабул итү комиссиясе үз эшен тәмам лады,иң яхшы белем учакларын билге ләде, конкурс нәтиҗәләре август киңәш мәсендә игълан ителәчәк. Мәгариф учреж дениеләре 1 сентябрьдә укучыларны кабул итәргә әзер, дигән нәтиҗә ясады.

Зинфира МИНҺАҖЕВА, район мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлек мөдире.

Фото: https://vk.ru/ilishadm

Балаларны  кабул итәргә әзер
Балаларны  кабул итәргә әзер
Балаларны  кабул итәргә әзер
Балаларны  кабул итәргә әзер
Балаларны  кабул итәргә әзер
Балаларны  кабул итәргә әзер
Балаларны  кабул итәргә әзер
Балаларны  кабул итәргә әзер
Балаларны кабул итәргә әзер
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас