Маяк
+13 °С
Облачно
Мәгариф
3 Сентября , 09:33

Яңа уку елы: яңа бурычлар

Район мәдәният сараенда педагогларның традицион август киңәшмәсе узды. Мәгариф хезмәткәрләренең ел саен үткәрелә торган бу очрашуы үткән уку елына нәтиҗә ясау, проблемалы мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү һәм яңа уку елына бурычлар билгеләү белән үзенчәлекле. Пленар утырышта муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Иршат улы Мостафин, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты, «Башсельхозтехника» машина-технология компаниясенең генеральный директоры Фларис Рифкать улы Шәйхетдинов, Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының гомумбелем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте бүлеге башлыгы Татьяна Васильевна Васильева, Баймак районы Беренче Түркмәнәй урта мәктәбе директоры Зөһрә Каһарманова катнашты һәм чыгыш ясады. Киңәшмәне муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Вадим Рәмил улы Нурыев алып барды.

Яңа уку елы: яңа бурычларЯңа уку елы: яңа бурычлар
Яңа уку елы: яңа бурычлар

Чара Русия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның видеомөрәҗәгате белән башланды. Министр 2026 елның 1 сентябреннән мәгариф өлкәсендә гамәлгә керәчәк яңалыкларга тукталды.

Бишенче сыйныф укучылары яңартылган уку планына күчәчәк. Аларның расписаниесендә «Русиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дигән яңа мәҗбүри предмет барлыкка киләчәк. 2026–2027 уку елының икенче чирегеннән барлык мәктәпләрдә «Ясалма интеллект һәм мәгълүмати куркынычсызлык» дәрестән тыш курсын кертү планлаштырыла. Ул
укучыларга заманча технологияләр белән эшләүнең төп принципларын үзләштерергә ярдәм итәчәк.

Сентябрьдән «Яхшы уеннар» («Добрые игры») проекты да старт алачак. Ул балаларны уку эшчәнлегенә акрынлап җәлеп итүгә һәм мәктәп мохитенә җайлаштыруга юнәлдерелгән.

Киңәшмәдә мәгариф өлкәсендәге хезмәткә лаеклы бәя бирелде. Конкурс җиңүчеләре һәм финалистлары Дипломнар белән бүләкләнде, бер төркем мәгариф хезмәткәрләренә һәм
уку учреждениеләренә Мактау грамоталары тапшырылды.

Мәдәният сарае фойесында Русиядә Халыклар бердәмлеге елына багышланган күргәзмә оештырылган иде. Педагоглар һәм мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр әзерләгән иҗади эшләр күргәзмәдә үзәк урын алды.

Район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин үз чыгышында мәгариф системасының бүгенге торышына һәм алда торган бурычларга тукталды. Аның сүзләренә караганда, районда
сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык белем алу өчен шартлар тудырыла. Мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын яңа уку елына әзерләү буенча шактый эш башкарылган, агымдагы ремонтлар үткәрелгән.

2026 елда берьюлы өч мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт алып барыла. Базытамак урта мәктәбе тулысынча яңартылган, 1 сентябрьдән биредә махсуслаштырылган агрокласс эшли башлаячак. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Т. Рахманов исемендәге урта мәктәп бинасына капиталь ремонт ясалган, Югары Яркәйдәге 6нчы балалар бакчасында уен мәйданчыгы булдырылган.

Мәгариф объектларын яңарту эше дәвам итә. Сентябрьдә 4нче урта мәктәптә һәм мәдәният һәм ял паркында универсаль спорт мәйданчыкларын төзү һәм төзекләндерү тәмамланырга тиеш. Югары Яркәйдәге 3нче балалар бакчасын ремонтлау һәм уен мәйданчыгын яңарту да дәвам итә.

Мәгариф учреждениеләрен финанслау мәсьәләсе дә көнүзәк булып кала. Кече авыл мәктәпләрен саклап калуның мөһимлеген билгеләп, Илдар Мостафин 5–7 укучы белән класс-комплектлары булган учреждениеләрне мөмкин кадәр саклап калу кирәклеген ассызыклады. Шул ук вакытта алга таба программа таләпләрен һәм икътисади мөмкинлекләрне исәпкә алып, кайбер кечкенә мәктәпләрне зуррак учреждениеләр белән берләштерү зарурлыгы да бар.

Яңа уку елында 526 укучы транспорт хезмәтеннән файдаланачак. 53 торак пункттан балаларны 24 мәктәп автобусы йөртәчәк. Быел Ишкар урта мәктәбе өчен яңа автобус алынган. Балаларны, бигрәк тә кышкы чорда, имин йөртүгә аерым игътибар бирергә кирәк, дип ассызыклады хакимият башлыгы.

Районда 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә күпләп китүе дә җитди проблема булып тора. Шуңа күрә мәктәпләрдә урта гомуми белем алуны популярлаштыру һәм укучыларга һөнәри юнәлеш бирү эшен көчәйтү бурычы куела. Кадрлар һәм матди-техник мөмкинлекләре булган мәктәпләрдә 10нчы сыйныфка кимендә 60 процент укучыны туплау максаты билгеләнде.

Балаларның рухи һәм психологик иминлеге дә игътибар үзәгендә. Интернет һәм социаль челтәрләрнең йогынтысы, тере аралашуның җитмәве, яшүсмерләр максимализмы кебек факторларны исәпкә алып, балаларны түгәрәкләргә һәм секцияләргә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү, алар өчен кызыклы һәм куркынычсыз мохит булдыру кирәк. Районда моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек: Балалар сәнгать мәктәбе, йөзү бассейны, М. Гәрәев исемендәге спорт мәктәбе, физкультура сәламәтләндерү комплексы, Балалар иҗат үзәге, кинотеатр, мәдәни-ял итү үзәге һәм китапханә балаларга үз күңеленә хуш килгән шөгыльне табарга мөмкинлек бирә.

Кадрлар мәсьәләсе дә район өчен мөһим юнәлеш булып кала. Бүген мәгариф учреждениеләрендә 717 кеше эшли, шуларның 336сы - укытучылар. Педагогларның уртача яше - 50 яшь. Яшь белгечләрне җәлеп итү өчен республика педагогик югары уку йортлары белән эш алып барыла. Яшь укытучыларга өстәмә түләүләр, грантлар һәм «Земство укытучысы» программасы кысаларында ярдәм чаралары каралган.

- Яшь кадрлар — безнең киләчәгебез, һәм без аңа бүген үк инвестицияләр кертергә, районга квалификацияле белгечләрне мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итәргә тиешбез, -дип ассызыклады Илдар Мостафин.

Мәктәпләрдә балаларның туклануы да игътибардан читтә калмады. Районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә туклану бердәм меню буенча, аутсорсер
катнашыннан башка оештырылган. Мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашханәләрдә файдаланыла. Ташламалы тукланудан башлангыч сыйныф укучылары, аз керемле күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары файдалана.

Педагог һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар да киңәшмәдә мөһим урын алды. Илдар Мостафин Русия һәм республика җитәкчелегенең укытучыларга ярдәм чараларын билгеләвен уңай бәяләде.

- Илебез һәм республика җитәкчелегенә педагогларга игътибарлары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Мондый ярдәм чаралары булышлыгында укытучы һөнәре безнең яшьләр
өчен абруйлырак һәм җәлеп итүчәнрәк булыр дип ышанам, - дип тәмамлады ул чыгышын.

Киңәшмә бер төркем педагогларга Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы ведомстволарының, муниципаль район хакимиятенең һәм район мәгариф идарәсенең бүләкләрен тапшыру белән дәвам итте. Лаеклы ялга китүче педагогик хезмәт ветераннарын хөрмәтләү дә чараның матур мизгелләренең берсе булды.

Мәгариф системасы алдында зур бурычлар тора. Аларны хәл итү педагоглардан тирән белем, иҗади эзләнү, рухи көч һәм зур җаваплылык таләп итә. Район укытучылары бу бурычның мөһимлеген аңлап, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә бар көчләрен сала. Һәр яңа уку елы — белем бирү генә түгел, ә киләчәккә ныклы нигез салу чоры да.

Автор: Лилия ЙОСЫПОВА.

Яңа уку елы: яңа бурычлар
Яңа уку елы: яңа бурычлар
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас