

1 октябрьдә Югары Яркәйдәге физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында Илеш районы гомум белем бирү учреждениеләренең 9 нчы сыйныф укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы фестивале узды.
Чарада түбәндәге мәгариф учреждениеләреннән 50 дән артык егетләр һәм кызлар катнашты:
- Югары Яркәйдәге Т.Рахманов исемендәге урта мәктәп.
- Түбән Яркәйдәге лицей.
- Югары Яркәйдәге 4 нче санлы урта мәктәп.
Фестиваль программасына ГТО комплексы сынаулары (тестлары) кертелде:
- 30 метрга йөгерү;
- “подтягивание” / “отжимание»;
- гимнастика эскәмиясендә басып тору хәленнән алга авышу;
- 3×10 м йөгерү («челночный»);
- урыннан озынлыкка ике аяк белән сикерү;
- аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү.
Барлык катнашучылар да сынауларны лаеклы үттеләр, яхшы физик әзерлек күрсәттеләр.
Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз, ә калганнарга ирешкәннәрдә генә тукталып калмауларын телибез!
Чыганак: Илеш районы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының сынау үзәге.