0 °С
Облачно


Укытучылар көненә багышланган «Изге сүзләр бәйләме» Бөтенрусия акциясе үтте. Әлеге акция безнең киләчәгебезгә һәр көн күңелен салган сабыр остазларга, акыллы педагогларга, белем дөньясына беренче юл күрсәтүчеләргә «рәхмәт» әйтергә аерым сәбәп.
Ишкар урта мәктәбе укучылары да бу акциядә бик теләп катнаштылар. Укучылар әти-әниләре белән бергә төсле кәгазьләрдән көзге яфраклар кистеләр, алар анда изге сүзләр һәм теләкләр язып, үзләренең укытучыларына бүләк иттеләр.
Чыганак: Ишкар урта мәктәбе.