Маяк
-3 °С
Облачно
Мәгариф
23 Октября , 07:00

“Солдатка хат” акциясенә кушылып

Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясе укучылары «Солдатка хат» Бөтенрусия акциясендә актив катнаштылар.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Солдатка хат” акциясенә кушылып“Солдатка хат” акциясенә кушылып
“Солдатка хат” акциясенә кушылып

Бу акциянең асылы - хәрби һәм гражданлык бурычын үтәүче хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү. Акциядә 6 “Б” сыйныф укучылары катнашты.

Укучылар махсус операциядә катнашучыларга җылы сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Хатларында кыюлыклары һәм батырлыклары өчен чын күңелдән рәхмәтләрен, горурлыкларын белдерделәр. Балалар гади һәм бик җылы, ихлас сүзләр яздылар, алар нәкъ менә хәзер яугирләргә бик кирәк.

Һәр кеше туган йортыннан киткәндә, үзләре яраткан, аларны көткән кешеләрдән, туган ягыннан хәбәрләр көтә.
Ә тормыш белән үлем бер юлдан йөргән алгы сызыкта хат алу - бик кадерле нәрсә. Ә анда, тасма артында, бу хатның хәтта туганнарыннан булмавы да һич тә мөһим түгел, иң мөһиме - җылы сүзләр язылган сәлам хаты алу. Анда яхшы сүзләр, балалар рәсемнәре булуы мөһим, сәламәтлек һәм Җиңү теләкләре, тыныч тормыштан хәбәр алу мөһим.

Чыганак: Югары Яркәйдәге 1нче санлы гимназиясе.

“Солдатка хат” акциясенә кушылып
“Солдатка хат” акциясенә кушылып
“Солдатка хат” акциясенә кушылып
“Солдатка хат” акциясенә кушылып
“Солдатка хат” акциясенә кушылып
“Солдатка хат” акциясенә кушылып
“Солдатка хат” акциясенә кушылып
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас