+24 °С
Болытлы
Бүген, бәйрәм көнендә, муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров рәислегендә якташыбыз, легендар очучы-штурмовие, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның тууына 100 ел тулуга багышланган юбилей чараларына әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча үткәрелгән эшлекле киңәшмәдә катнашты.
Очрашу Уфада ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев ис. интернат-мәктәбе базасында узды.
Юбилей чараларына әзерлек һәм үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды, шул исәптән район территориясендә дә.