Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 март 2022, 11:15

Илешлеләр Донбасска гуманитар ярдәм әзерләде

Илешлеләр Донбасска беренче партия гуманитар ярдәм әзерләде

Илешлеләр Донбасска гуманитар ярдәм әзерләде
Илешлеләр Донбасска гуманитар ярдәм әзерләде

«Гаилә»Төньяк-көнбатыш районара үзәгенең Илеш районындагы гаилә хезмәте белгечләре “Бердәм Русия”  сәяси партиясенең урындагы бүлекчәсе белән берлектә Донецк һәм Луганск халык республикалары гражданнарына беренче партия гуманитар ярдәм әзерләде.

Илеш районы  учреждениеләре, оешмалары, предприятиеләре һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан җыелган азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре, балалар азыгы, урын-җир кирәк-яраклары төргәкләргә төрелде һәм тартмаларга тутырылды.

Хөрмәтле райондашларыбыз!

Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Ул Югары Яркәй Пушкин урамы, 3нче йорт адресы буенча кабул ителә. Бәйләнеш өчен телефон:8(34762) 5-16-74.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: