Маяк
+22 °С
Дождь
җәмгыять
3 Августа 2022, 10:45

Якты хатирәләр калдырып

Бүген “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” республика программасы чикләрендә Нефтекама шәһәреннән ветераннар Уяндык авылында урнашкан “Алая Роза”  кунакханә-сәламәтләндерү комплексында булды.

Якты хатирәләр калдырыпЯкты хатирәләр калдырып
Якты хатирәләр калдырып

Бүген “Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм” республика программасы чикләрендә Нефтекама шәһәреннән ветераннар Уяндык авылында урнашкан “Алая Роза”  кунакханә-сәламәтләндерү комплексында булды.

Кунакларны Иске Кыргыз авыл модельле мәдәни йортының фольклор коллективы җырлап-биеп каршы алды. Шулай ук алар Иске Кыргыз авыл модельле мәдәни йортында булып, “Тере музыка” дәресен тыңлады. Аны Башкортстанның атказанган хезмәткәре Ринат Мәҗитов алып барып, төрле музыка коралларында уйнап күрсәтте.

Арытаба ветераннар Иске Кыргыз тарих-туган якны өйрәнү, Югары Яркәйдәге М.Гәрәев музейларында булып, “Алая Роза”  кунакханә-сәламәтләндерү комплексында төрле медицина процедуралары үтә.

 

Автор:Лира Гареева
Читайте нас