+22 °С
Яңгыр


Кичә Уфада Украина территориясендә махсус хәрби операция вакытында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең туганнарына Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен якташыбыз, өлкән сержант Марат Мостафин Батырлык ордены белән бүләкләнде (үлгәннән соң). Бүләкне геройның әнисе, Бәләкәй Тәҗәй авылында яшәүче Зөлфирә Шәмсиәхмәт кызы алды.
Аның истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак!