

Безнең тыныч һәм бәхетле тормыш хакына батырларча һәлак булган 36 яшьлек каһарман егет Рөстәм Зиганшин йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Бүген илешлеләр Украинада барган хәрби операциядә батырларча һәлак булган, контракт буенча хезмәт иткән прапорщик, 36 яшьлек якташыбыз Рөстәм Зиганшин белән бәхилләште. Геройны соңгы юлга озатырга аның туганнары һәм якыннары, дуслары, сыйныфташлары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, локаль сугыш ветераннары, район халкы килгән иде.
Матәм чарасында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Башкортстан Республикасы Дәүләт – җыелышы Корылтайның торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Николай Хорошилов, Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә чакыру бүлеге начальнигы Сергей Нетунаев, Хәрби туганлык” район җәмәгать оешмасы рәисе һәм әгъзалары катнашып, хушлашу сүзе белән чыгыш ясады.
Рөстәм Салават улы 27 августта Донецк өлкәсенең Владимировка авылы янындагы сугышта һәлак була. Рөстәм үзенең хәрби бурычын намус белән үтәде һәм яшь буынга үрнәк булып калды.
Рөстәмнең әнисе Флүрә Хәким кызының, барлык якынннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Тыныч йокла, солдат.
Тулырак гәзитнең алдагы санында укый аласыз.