Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
20 сентябрь 2022, 08:50

Бәхил бул, батыр солдат

  Бүген илешлеләр Украинада махсус операция вакытында батырларча һәлак булган 49 яшьлек ефрейтор Альберт Абдуллин белән хушлашты. Бу көнне табигать тә үзенең сөекле бәндәсен югалтуга чиксез хәсрәтләнгәндәй һәм борчылгандай иртәдән үк яңгыр яуды.

Бәхил бул, батыр солдатБәхил бул, батыр солдат
Бәхил бул, батыр солдат

  Бүген илешлеләр Украинада махсус операция вакытында батырларча һәлак булган 49 яшьлек ефрейтор Альберт Абдуллин белән хушлашты. Бу көнне табигать тә үзенең сөекле бәндәсен югалтуга чиксез хәсрәтләнгәндәй һәм борчылгандай иртәдән үк яңгыр яуды.

 Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Альберт Хәсән улы белән саубуллашу чарасы район мәдәният сараенда узды. Геройны соңгы юлга озатырга аның гаиләсе, туганнары һәм якыннары, дуслары, сыйныфташлары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, локаль сугыш ветераннары, район халкы килгән иде.

Матәм чарасында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссары вазыйфасын вакытлыча башкаручы Альберт Шагабов, Хәрби туганлык” район җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов, Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп укытучысы Наил Вәлиев һ.б. катнашып, хушлашу сүзе белән чыгыш ясады.

 Агымдагы елның 12 сентябрендә махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә сугышта һәлак була.

 Безнең тыныч һәм бәхетле тормыш  хакына батырларча һәлак булган каһарман ир-егет Альберт Хәсән улы алдында баш иябез, безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр ул. Альбертның гаиләсенең, барлык якынннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. 

Тулырак гәзитнең 39нчы санында таныша аласыз.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас