Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
26 сентябрь 2022, 08:56

Илешлеләр, без сезгә ышанабыз!

Бүген  Илеш районының Югары Яркәйдәге үзәк мәйданда өлешчә мобилизация кысаларында илнең Кораллы Көчләре сафларына чакырылган резервистларны озату  буенча тантаналы чара оештырылды.

Илешлеләр, без сезгә ышанабыз!Илешлеләр, без сезгә ышанабыз!
Илешлеләр, без сезгә ышанабыз!

Республикада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указына ярашлы, өлешчә мобилизация бара. Әйтергә кирәк, Президент Владимир Путин үзенең мөрәҗәгатендә Оборона министрлыгы һәм Генераль штабның Русия Федерациясендә өлешчә мобилизация үткәрү турындагы тәкъдимен хуплады.

 Бүген  Илеш районының Югары Яркәйдәге үзәк мәйданда өлешчә мобилизация кысаларында илнең Кораллы Көчләре сафларына чакырылган резервистларны озату  буенча тантаналы чара оештырылды. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре күркәм концерт номерлары тәкъдим итте.

Ватанны саклаучыларны  озатырга туганнары, якыннары, дуслары, гомумән, барлык илеш халкы килде.

 Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин чыгыш ясап:

- Вакыт хәзер җиңелләрдән түгел. Бүген Илеш районыннан егетләрнең иң яхшыларын – үз антларына тугры булганнарны озатабыз. Без бердәм һәм көчле булырга тиешбез. Сез куелган бурычларны лаеклы үтәп, җиңү белән кайтырсыз, без сезне көтәбез, сезнең һәрберегезгә ышанабыз,- диде.

Арытаба 95 яшьлек  Бөек Ватан сугышы ветераны Риза Хәкимов, Хәрби туганлык” район җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов, Илеш һәм Бакалы районнарының имам-ахунды Рөстәм Абушахмин чыгыш ясап, егетләрнең туган илне яклап, назицмны җиңеп, җиңү белән кайтуларын,  аларга уңышлар теләде.

 Барлык резервистлар, кемнәр белән аралашу мөмкинлеге булды: ” Без һичшиксез Ватан алдындагы ир-егетлек һәм хәрби бурычларыбызны үтәргә, туган илебезне, якыннарыбызны якларга барабыз.Безнең ярдәм бик тә кирәк» дип бертавыштан җавап бирде алар.

Барлык өлешчә мобилизацияләнүчеләр башта әзерлек үтә, аннары махсус хәрби операциядә катнашачак. Туганнары ватанны яклаучыларны күз яшьләре белән озатса да, йөзләрендә зур горурлык хисе иде. Әйе,  бүгенге көндә барлык илешле һәркемнең нацизмны Җиңүгә керткән өлеше никадәр мөһим икәнен аңлый.

 Туганнары белән хушлашканнан соң, ир-егетләр автобусларга утырып, алкышлар, музыка астында Дүртөйле шәһәрендәге хәрби комиссариат пунтктына кузгалды.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас