

Районда өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган резервтагылар өчен булдырылган тукталыш пункты Ватанны сакларга юлланучы яугирләрне кабул итүне дәвам итә. Бүген биредә 21.00 сәгатьләрдә өлешчә мобилизация кысаларында илнең Кораллы Көчләре сафларына чакырылган Борай, Иглин, Нуриман районнары резервистлары тукталып, ял итеп китте. Өлешчә мобилизацияләнүчеләрне һәрвакыттагыча муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, “ Хәрби туганлык” район җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов, җитәкчелегендә әгъзалары каршы алды.
Егетләрне муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин сәламләп, горурлык, теләктәшлек сүзләрен җиткерде һәм исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Озак сәгатьләр буе юлда булган якташлар “Автодвор” җәмгыяте (шәхси эшкуар Д.Кашапова), “Отдых” кафесы ( Бахтизин) тарафыннан әзерләнгән кайнар ризыклар тамак ялгады, ял итеп алды, туганнары белән элемтәгә кереп хәл белеште.
“Хәрби туганлык” район җәмәгать әгъзалары хәрби хезмәткә китүчеләр белән җанлы әңгәмә корды, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде, киңәшләрен бирде. Район мәдәният сарае үзешчәннәре хәрби-патриотик рухта булган җырлар бүләк итеп, егетләрнең күңелләрен күтәрде.
-Бу безнең, туган Башкортстаныбызда ял итүнең соңгы пункты. Ачык йөз, тәмле ризыклар белән каршы алучы Илеш халкына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.Җиңү белән кайтабыз дип сүз бирәбез, - диде Борай, Нуриман, Иглин районы егетләре.
Әйе егетләр ил алдына төшкән авырлыкны аңлап эш итә, күңел күтәренкелеген югалтмый. Өлешчә мобилизацияләнүчеләр махсус әзерлек урыннары Казанга юл тотты.
Без сезгә ышанабыз, якташлар. Исән-имин әйләнеп, Җиңү белән кайтыгыз, өйләрегездә көтәләр, сезне!