+21 °С
Болытлы


Без республикадан мобилизацияләнгән егетләрне каршы алуны һәм озатуны дәвам итәбез. Пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә Янаул, Чакмагыш, Калтачы егетләре килде.
Кыска вакыт эчендә алар барысы да ял итү пунктында каршы алучылар өчен күптәнге танышка, туганга әйләнә. Биредә һәркемне җылы сүзләр белән каршы алып, ярдәм итәргә һәм, иң мөһиме, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар.