+21 °С
Болытлы


Марат Мостафин май аенда Украинада барган хәрби операциядә батырларча һәләк булды.
Әнисе Зөлфирә Шәмсиәхмәт кызы сүзләренә караганда, ул Бәләкәй Тәҗәй авылында картәтисе нигезендә йорт салырга хыялланган. Муниципаль район хакимияте Зөлфирә Шәмсиәхмәт кызына намуслы подрядчы табарга ярдәм итеп, йорт төзелеше барышын җентекләп күзәтеп, шулай ук документларын рәсмиләштерүдә ярдәм итә. Бүген подрядчы эшләрне тулысынча тәмамлап, Марат Мостафинның гаиләсенә йортның ачкычларын тапшырды.