

Лаяшты авылында гомер кичерүче 94 яшьлек Фәния Баһманова солдатларга 20 пар оекбаш җибәрә.
Фәния һәм Тимерхан (мәрхүм) Баһмановлар Лаяшты авылында 50 елга якын күркәм, тату, күпләргә үрнәк булып гомер кичерә. Тимерхан абый Бөек Ватан сугышында катнашып, Берлинга кадәр барып җитә. Алар 6 балага гомер бүләк итеп, үзләре үрнәгендә тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгара. Баһмановлар барлык гомерләрен авыл хуҗалыгы белән бәйләп, М.Гафури ис. колхозда намуслы хезмәт сала.
Бүгенге көндә дә Фәния әби өлкән яшьтә булуына карамастан, илдәге вакыйгалар белән хәбәрдар булып тора. Изге күңелле ак әби радиодан мобилизацияләнүче хәрбиләргә ярдәм итү мөмкинлеген ишетә. Ул кызларына шалтыратып: “Минем солдатларга ярдәм итәсем бик тә килә, җылы оекбашлар алып кайтыгыз әле”, - ди.
Әниләренең кушканын үтәп, кызлары Фәһимә белән Фәнәһия икенче көнне үк кайтып җитә. Кичә мобилизацияләнгән Ишкар авыл егете Камил Илгамовка үз куллары белән тапшыра Фәния әби күчтәнәчен.
“Улым, юлда дуслашкан иптәшләрең белән бүлешерсең. Минем оекбашларны солдатлар кисә, бу чолганышлар тизрәк бетәр, тынычлык урнашыр. Исән-имин әйләнеп кайтыгыз, мин сезне догамнан калдырмыйм”, - дип изге теләкләре белән озатып кала Фәния апа.
Шулай ук олы йөрәкле ак әби сабыннар, тәмле конфетлар да җибәрә солдатларга.
Изге гамәлләрең өчен зур рәхмәт олы йөрәкле Фәния әби. Сезгә сәламәтлек, хәерле, бәхетле гомер телибез. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк, райондашлар!