Бүген, ягъни 20 октябрьдә Халыкара повар һәм кулинарлар көне.
Районның барлык мәгариф, сәламәтлек, җитештерү тармакларында, җәмгыять ашханәләрендә, пекарня һәм кафеларда хезмәт куючы поварларны, шулай ук Югары Яркәйдәге Башкорт аграр-технология колледжында белем алучы булачак повар-кондитерларны һәм мастерларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.
Повар һөнәре - зур осталык, түземлек, көч таләп итә торган эш. Башкорт аграр-технология колледжы ашханәсендә үз эшенең осталары хезмәт сала. 33 ел гомерен әлеге һөнәргә багышлаган Сүрия Әхмәтшина белән 10 ел хезмәт стажына ия Физәлия Шәйхетдинова көн саен укучыларны тәмледән-тәмле ашлар белән сыйлый.
Ашханә хезмәткәрләре бердәм, тату, бер сүздә булып эшлир. Алар өчен иң зур бүләк – укучыларның буш тәлинкәләре, рәхмәт сүзләре.