Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
31 октябрь 2022, 11:30

Урындагы инициативаларны яклау программасын – тормышка!

Шушы көннәрдә Бишкурй авыл советы авыл биләмәсендә әлеге проект рамкаларында  Бәләкәй Бишкурай авыл мәдәният йортын кабул итү  буенча чара үтте.

Урындагы инициативаларны яклау программасын – тормышка!Урындагы инициативаларны яклау программасын – тормышка!
Урындагы инициативаларны яклау программасын – тормышка!

 Урындагы инициативаларны яклау  программасы район авылларының   мөһим проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә. Әйтергә кирәк,шушы көннәрдә Бишкурй авыл советы авыл биләмәсендә әлеге проект рамкаларында  Бәләкәй Бишкурай авыл мәдәният йортын кабул итү  буенча чара үтте.

Аларның сөенечен уртаклашырга муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, “Илеш мәдәният бүлеге” МБУ начальнигы Рөстәм Әхмәдиев та килгән иде. Алар проектта бишкурайлыларның актив катнашуын билгеләде һәм изге теләкләрен юллады. Биләмә башлыгы Ильвир Хәмидуллин чыгыш ясап:

-Бу программа бик күп файдалы эшләргә этәргеч булып тора. Беренчедән, Хөкүмәт тарафыннан акчалата зур ярдәм күрсәтелә. Икенчедән, авыллар җанланып китте, халыкта үз көченә, булдыра алырына ышаныч туды, алар, теге яки бу башлангыч белән чыгып, үз өстенә җаваплылык ала, уртак эш өчен яна башлый. Бу -  бик яхшы, чөнки авыл халкын берләштерә, иң мөһиме, эшнең нәтиҗәсе бар, — диде һәм мәдәни җитәкче Айгөл Муллаяновага, Тәлгать Муллаяновка бишкурай авыл советы авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Шулай ук Рәмил Назыйм улы  проектны гамәлгә ашыруда һәм мәдәният тормышында актив катнашучы Розалия һәм Марс Сәлимовларга, Айгөл һәм Тәлгать Муллаяновларга, Зәлия һәм Хәлил Дәүләтовларга, Марат Насыйровка, Фәйзелгаян Муллаяновка муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатын тапшырды .

Автор:Лира Гареева
Читайте нас