

Безнең халыкта, изгелек эшлә дә суга сал, дигән әйтем бар. Шулай да хәзерге заманда хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләр артык күп түгел. Бүген Кадер авыл мәдәният йортында “Мәдинә” хәйрия үзәге хезмәткәрләре яңа елны каршылап, балалар өчен күңел ачу чарасы уздырды. Хәйрия үзәге җитәкчесе Эльвира Сабирҗан кызы Сәйфетдинова, чыгышы белән әлеге авылдан. Кадердә дәү әнисе белән дәү әтисе янына бала чактан ук бик еш кунакка кайта, авыл белән араны суытмый Кызганычка каршы, дәү әтисе агымдагы елның февраль аенда мәрхүм була.
-Кешегә ярдәм итү кешенең күңелендә булырга тиештер. Мин бу гамәлләрне йөрәк кушуы буенча эшлим. Башкаларга ярдәм итә алырлык көч бар икән, сөенәм генә. Кешегә берне бирсәң, ул сиңа икеләтә рәхмәт буларак әйләнеп кайта, бәрәкәт арта. Мин хәйрия эше белән алты ел шөгыльләнәм. Авыр тормыш хәлендә калучыларга ярдәм кулы сузып, балаларның сөенүен күрү үзе зур бәхет бит. Менә бүген дә 100 балага төрле тәм-томнар, күчтәнәч паекетлары өләштек. Шулай ук аз тәэмин ителгән гаиләләргә Кыш бабай бүләкләре тараттык, - ди Эльвира Сабирҗан кызы күңел хисләре белән уртаклашып.