Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
20 декабрь 2022, 09:10

Үзәк мәйдан гөрләп торды

Кичә  үзәк мәйданда Кыш бабайлар һәм Карсылулар парады узды, районның төп чыршысында рәсми рәвештә  утлар кабынды.

Үзәк мәйдан гөрләп тордыҮзәк мәйдан гөрләп торды
Үзәк мәйдан гөрләп торды

Яңа ел - балаларның да, өлкәннәрнең дә иң көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Бу чорда район үзәк мәйданында сабыйларның шат тавышы тынмый да: кемдер таудан шуа, кемдер рәхәтләнеп уйный, ә кемдер бәйрәмчә бизәлгән матурлыкка соклана. Сокланмаслык түгел дә, әйләнә-тирәне боз сыннары уратып алган,. Алар Югары Яркәйдән үзешчән рәссамнар Зөлфәр Выйльданов  һәм Рушан Ахуновның  оста куллары аша барлыкка килгән. Әлеге матурлыкны булдыруда район юл-ремонт төзелеш идарәсе, Илеш районы электр челтәре, «Газпром Уфа газ бүлү» җәмгыятенең Нефтекама шәһәрендәге филиалның Илеш комплексы хезмәте,  Югары Яркәйдәге беренче һәм икенче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре, БР «Илеш урманчылыгы» ДАУ, район юл ремонт-төзелеш идарәсе, «Агроил», «Дорожник», «Уют», «Илеш РТП» җәмгыятьләре, Башкорт аграр – технология колледжы, Яркәй авыл советы авыл биләмәсе, «Илеш районы мәдәният бүлеге» МБУ хезмәткәрләренең дә зур өлеше кергән. Аларның  тырышлыгы нәтиҗәсендә шундый әкияти матурлык барлыкка килгән һәм ул һәркемгә бәйрәм рухы бүләк итә, күңелле кәеф өләшә.

Үткән дүшәмбедә   үзәк мәйданда Кыш бабайлар һәм Карсылулар парады узды, районның төп чыршысында рәсми рәвештә  утлар кабынды. Районда әлеге чара традициягә ярашлы  ел саен үткәрелә. Кыш Бабай, Кар Кызы һәм популяр әкият персонажлары ролендә район мәдәният учреждениеләре, мәктәпләр, авыл советы авыл биләмәләре хезмәткәрләре чыкты.

Яңа ел бәйрәмнәренең иң яраткан кунакларын каршы алырга теләүчеләр күп җыелган иде. Авыл халкы кызыклы тамаша, әкият геройлары катнашлыгында уен - көлке программасында катнашты. Алар  тамашачылар белән бергә күңел ачты, җырлады һәм биеде. Алып баручылар район халкын Яңа ел белән котлады, һәр йортка бәхет һәм игелек теләде.

Изге теләкләргә  муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов  та кушылды. Ул үзәк мәйданны Яңа елча бизәүдә актив катнашкан коллектив җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде .

Чараның кульминациясе - районның үзәк мәйданындагы төп чыршыны ачу һәм йөзләгән төрле төстәге утларын кабызу булды.

 Парад нәтиҗәләре буенча Кыш бабайлар һәм Карсылулар төрле номинацияләрдә Дипломнарга лаек булды.

Бу көнне балачагасыннан алып, өлкәненә кадәр рәхәтләнеп биеде, күңел ачты, гомумән, тирә-як гөрләп торды.

яшь чикләве (+6)

Автор:Лира Гареева
Читайте нас