

Районыбызның иң өлкән, иң хөрмәтле кешесе – Гайниямал Мөхәммәтша кызы Шәңгәрәевага агымдагы елда 105 яшь тула.
Гайниямал әби Игмәт авылында туа, арытаба гаиләсе Кызыл Байрак авылына күченә. Озак еллар колхозда эшләгән. Лаеклы ялга чыкканчы, колхозда механизаторларга ашарга пешерә. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, аларга белем, һөнәр биргәннәр, тормышта үз урыннарын табарга булышканнар. Бүгенге көндә Гайниямал әби Югары Яркәйдә кызы Глүсә тәрбиясендә яши.
-Безгә бала булып яшәү бик рәхәт. Әниле өй – әниле инде. Әле дә кайгырта, ярата, безне саклый, яклый, төпле киңәшләрен бирә. Шөкер, бар ризыкны ашый, үз акылында. Туган көнен дә белеп, көтеп тора. Иң мөһиме, безне изге догаларыннан ташламый, - ди кызы Глүсә.
Әбинең колаклары ишетә, күзләре әйбәт күрә. Балалары янәшәсендә еш кына узган тормыш юлы хатирәләрен яңарта.
Гайниямал әбидән “Озын гомернең сере нидә соң?” дип сорагач: “Намусың саф һәм һәрвакыт тырыш хезмәттә булуда, гел яхшы уйлар белән яшәүдә”, - дип җаваплады ул.
Гасырдан артык гомер яшәгән агъәбигә нужа арбасын күп тартырга туры килә: сугыш михнәтләре, аннан соңгы авыр еллар, ачлык-юклык вакыты. Болар барысы да ул чор балалары өчен зур чыныгу мәктәбе була. Шуңа да алар көчле рухлы, сабыр, чыдам булып үсәләр, дөнья авырлыклары алдында югалып калмыйлар.