

Андреевка авыл моделле китапханәсендә “Гений места” проекты рамкаларында "Нәшрият эше һәм журналистика" юнәлеше буенча “Стратегия һәм журналист тактикасы" дигән исем астында очрашу оештырылды. Анда Илеш мәгълүмат үзәге хезмәткәре Айгөл Батыргәрәева, Андреевка урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары катнашты.
Чара барышында Айгөл Тәлгать кызы балаларга үзенең хезмәт эшчәнлеге һәм "Маяк"район гәзитенең ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Быел "Маяк" гәзитенең нәшер ителүенә 88 ел тула. Шулай ук А.Батыргәрәева Бөек Ватан сугышы елларында газета редакциясенең ничек эшләве турында кызыклы һәм эчтәлекле итеп таныштырды.
Бүгенге көндә журналист эшендә яңа, заманча тактика һәм стратегияләр барлыкка килде. Айгөл Тәлгать кызы да хезмәт тәҗрибәсенең иң төп тактикалары белән уртаклашты. Очрашу җылы атмосферада узды, бәлки, укучылар да киләчәктә журналист һөнәрен сайлар дигән ышаныч туды.