Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
31 гыйнвар 2023, 11:50

Талиблар белән очрашу узды

Традицияга ярашлы, агымдагы елда да муниципаль район хакимиятендә район башлыгы Илдар Мостафин талиблар белән очрашты.

Талиблар белән очрашу уздыТалиблар белән очрашу узды
Талиблар белән очрашу узды

Традицияга ярашлы, агымдагы елда да муниципаль район хакимиятендә район башлыгы Илдар Мостафин талиблар белән очрашты.

 Бирегә республиканың төрле төбәкләрендә, шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендәге югары һәм махсус уку йортларында белем алучы талибларыбыз килде.

Очрашу нәтиҗәле узды, булачак белгечләребезне нинди проблемалар борчыганы беленде, Илдар Иршат улы районның үсеш планнары, райондагы мәгариф, сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгы оешмаларының яшь белгечләренә ярдәм итү чаралары турында сөйләде, балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

“Тиздән алар үз эшләренең чын һөнәри осталары булып туган районнарына әйләнеп кайтырлар, аның үсеше һәм чәчәк атуы өчен лаеклы өлешләрен кертерләр”, - диде Илдар Мостафин үз чыгышында.

чыганак https://vk.com/ildar_mustafin_ilish

Автор:Лира Гареева
Читайте нас