Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
12 февраль 2023, 11:00

Хәвефсезлек сагында торабыз

2022 елда район территориясендә 71 янгын теркәлде, һәлак булучылар юк

Хәвефсезлек сагында торабызХәвефсезлек сагында торабыз
Хәвефсезлек сагында торабыз

2022 елда район территориясендә 71 янгын теркәлде, һәлак булучылар юк. 2021 ел белән чагыштырганда янгыннар саны 10 очракка артуы күзәтелә, 2 кеше җәрәхәтләнгән.

Барлык янгыннар да тиешле документлар таләпләре нигезендә сүндерелде. Ел дәвамында 12 юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерергә чыктык.

Узган елның сентябрендә Баш идарә тарафыннан 122 янгын-коткару часте эшчәнлеген комплекслы инспектор тикшерүе үткәрелде. Аның барышында шактый кимчелекләр ачыкланды. Нәтиҗәләр буенча кисәтүләрне бетерү планы булдырылып, ул, нигездә, үтәлде.

Узган ел эшкә 4 кеше кабул ителде, шуның белән штат тулысынча комплектланды. Яңа эшкә алынган 2 кеше Уфа шәһәрендә махсус башлангыч курслар үтте. Һөнәри осталыкны камилләштерү, махсус белемнәрне тирәнәйтү һәм янгыннарны сүндерү һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча гамәли күнекмәләр алу максатларында ел дәвамында уку дәресләре, 5 янгын-тактик өйрәнүләр үткәрелде.

Янгыннарны кисәтү максатыннан район мәгариф идарәсе ярдәме белән ел саен район мәктәпләрендә янгынга каршы тематик рәсемнәр һәм макетлар конкурсы үткәрелә. Җәйге вакытта «Орленок» балалар ялсәламәтләндерү һәм профильлепалаткалы лагерьларда балалар өчен янгын техникасын күрсәтәбез, янгыннарны кисәтү буенча әңгәмәләр уздырабыз. Янгын-техник күргәзмәгә район мәктәпләре укучылары даими йөри. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында янгыннарны кисәтү турында даими чыгышлар ясыйбыз. 2022 елның 24 октябреннән 9 ноябренә кадәр «Орленок» балалар ял-сәламәтләндерү лагеренда Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәреннән ял иткән 50 бала өчен музей һәм янгын часте буенча кызыклы экскурсиядә үткәрелде.

Узган ел Уфа шәһәрендә ремонттехник үзәге базасында бер янгын сүндерү машинасы ремонтланды. Шәхси состав көче белән янгын сүндерү автомобильләрен һәм янгын-техник коралларны, янгын сүндерү депосын карап тоту буенча күләмле эшләр башкарылды. Норматив документлар таләпләре нигезендә сулыш аппаратларының һава баллоннарын саклау өчен махсус тартма әзерләнде.

Авыл биләмәләре комиссияләре белән берлектә торак йортларның янгынга каршы торышын тикшерү рейдларында катнашабыз, гражданнар җыеннарында чыгыш ясыйбыз.

Үз эшебездә муниципаль район хакимияте ярдәменә таянабыз. Ел дәвамында янгын хәвефсезлеген көчәйтүгә юнәлдерелгән төрле карарлар һәм күрсәтмәләр кабул ителә. Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышларында төрле хәвефсезлек мәсьәләләре буенча көнүзәк мәсьәләләр карала. Ел саен авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм авыл биләмәләренең янгын техникасына әзерлек смотрлары үткәрелә.

Ветераннар белән эш тиешле дәрәҗәдә оештырыла. Алар ел саен янгын сагы көнен бәйрәм итүгә чакырыла, өлкәннәр көненә бүләкләр тапшырыла яки матди ярдәм күрсәтелә.

Без шулай ук районда үткәрелә торган өмәләр, спорт ярышлары чараларында актив катнашабыз. Хезмәткәрләр махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү өчен акча җыюда үз өлешен кертте.

Ел нәтиҗәләре буенча коллектив әгъзалары төрле дәрәҗәдә гармоталар алды. Мисалга, янгын сүндерүче А.Исламов, И.Насыйпов Башкортстан Республикасы премьер-министры урынбасары И.Сәгыйтовның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 2022 елдагы эш нәтиҗәләре буенча оператив-хезмәт эшчәнлегендәге уңышлары өчен водитель Ш.Хаков һәм диспетчер Л.Латыйпова муниципаль район хакимиятенең Мактау грамотасына лаек булды. Ш.Хаков шулай ук муниципаль район хакимиятенең Мактау тактасына тәкъдим ителде

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас