+21 °С
Болытлы


Әфганстан - анда хәрби бурычын үтәгән ир-егетләребезнең гомерлек ачы язмышы, төзәлмәс йөрәк ярасы ул. 15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.
Бүген, 15 февраль көнне “Хәрби туганлык” район җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фларис Нурлыгаянов һәм әгъзалары Түбән Череккүл урта мәктәбендә укучылар белән очрашты. Чарада әфганчылар үзләренең хәтирәләре белән бүлеште.