Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
23 февраль 2023, 09:00

Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә

Шуңа күрә кеше тормышында педагогның роле һәм урыны бәяләп бетергесез  #Ватан

Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге –  укытучы кулында, аның алтын йөрәгендәБалаларыбызның, халкыбызның киләчәге –  укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә
Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә

Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Шуңа күрә кеше тормышында педагогның роле һәм урыны бәяләп бетергесез.

Узган ел ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның 100 еллыгы уңаеннан Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәптә беренче тапкыр кадет сыйныфы ачылгач, 5нче сыйныфка килгән кызларны һәм егетләрне үзенең яраткан эшенә чын күңелдән бирелгән, киң эрудицияле, олы йөрәкле, үз артыннан әйдәп баручы, бүгенге зур дәрәҗәләргә ирешкән,  25 ел хезмәт стажына ия булган тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы Руслан Олегович Ганеев үз канаты астына алды. Кадет сыйныфында дәресләр мәктәп программасы буенча алып барыла. Төп аермасы шунда: укучылар мәктәпкә хәрби киемдә йөри һәм көннең икенче яртысында остазлары җитәкчелегендә хәрби-патриотик юнәлеш буенча шөгыльләнә. Әлеге чаралар ярдәмендә алар үз иленең лаеклы гражданиннары булып үсәргә өйрәнә. Ватанга һәм үз хыялларына тугрылыклы булырга ант биргән кадетлар мәктәп күләмендә киемнәре белән генә түгел, үз-үзләрен тотышлары, укулары белән дә аерылып торалар. Алар район күләмендә оештырылган конкурсларда катнашалар һәм алдынгы урыннарны яулыйлар. Бу - сыйныф җитәкчесе Руслан Ганеевның тырыш хезмәтенә бәя.

   Үз фәнен, аны укыту методикасын яхшы белгән, даими рәвештә иҗади эзләнүдә булган укытучы үз практикасында белем бирүнең төрле формаларын куллана, һәр укучының мөмкинлекләрен белеп эш итә. -Кадетларыбызда иң мөһим сыйфатлар-кыюлык, патриотизм, Туган илгә мәхәббәт тәрбияләүне алга куеп эшлим. Быелгы уку елында "Мөһим темага сөйләшүләр" дәресе кертелде. Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү, дәүләт символларына карата мәхәббәт һәм хөрмәт булдыру, туган илең белән горурлану - бу дәресләрнең төп максаты, -ди остаз.

   Руслан Олегович үз тәҗрибәсен хезмәттәшләре белән дә теләп уртаклаша, ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар, мастер-класслар үткәрә, педагогик советлар утырышларында, укытучыларның район семинарларында докладлар белән чыгыш ясый, «Ел укытучысы-2019» һөнәри конкурсында да үз көчен сынады. Балаларга карата кешелекле, игътибарлы булганы, әтиләрчә тәрбия биргәне, гомумән, күркәм сыйфатлары өчен ата-аналар да ярата, хөрмәт итә.

 

Автор:Энже Гильманова
Теглар:#ватан
Читайте нас