Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
3 март 2023, 08:25

Үрнәкле узган гомер

Бүген Лаяшты авылында күркәм гомер кичерүче Фәния Баһманова үзенең 95 яшен билгеләде. Шатлыклы хәбәр белән кызы Фәһимә апа бүлеште. Менә ул нәрсәләр яза.

Үрнәкле узган гомерҮрнәкле узган гомер
Үрнәкле узган гомер

Бүген Лаяшты авылында күркәм гомер кичерүче Фәния Баһманова үзенең 95 яшен билгеләде.

Шатлыклы хәбәр белән кызы Фәһимә апа бүлеште. Менә ул нәрсәләр яза.

-Менә безнең әнкәебезгә 95 яшь тулды, аллага шөкер!Аны зурлап котларга сельсоветтан күчтәнәчләр, бүләкләр белән килделәр. Әнкәй шатлыгыннан үзе елай, үзе көлә. Рәхмәт инде мине шулай зурлаганнары өчөн ди. Бездә Ишкар авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рөстәм Ногъмановка, Лира Гатиятуллинага, тәмле итеп пирог пешергән кызларга зур рәхмәтебезне  белдерәбез.Әткәебез безнең сугыш ветераны. Анын бакыйлыкка киткәненә дә быел 30 ел булып китте. Алар 6 бала карап тормыш юлына бастырдылар. Без газизләребезгә зур рәхмәтлебез. Менә шушы 2 яшь йөрәктән туган 6 баладан 14 оныгы, 14 оныгыннан 35 оныкачы, безнең тормыш иптәшләребез белән 61гә әйләндек. Без һәрвакыт бердәмбез, бергәбез.95 яшенә җитүгә карамастан әнкәебезнен һәрвакыт самавыры кайнап, өстәле тәмлекәчләр белән тулып тора. Без бик алып китеп карар идек тә, бармый. Өемдәге утны сүндермәем әле үзем исән чакта ди. Үзебез еракта булсак та күңелебез белән анын янында.Көндә телефоннан сорап хәлен белеп торабыз. Кырына еш кайтып йөрөйбез. Бер үзен калдырмаска тырышабыз.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас