

Ул Лаяшты авылында Әһлия һәм Авзалетдин Гыйльметдиновлар гаиләсендә дүртенче бала булып туа. Мидхәт Авзалетдин улы кече яшьтән үк хезмәт кадерен белеп, колхозда төрле эшләрдә чыныгып, хезмәт мәктәбе үтә. Ишкар урта мәктәбеннән соң, яшьлек дәрте ташып торган егет Учалы районына механизаторлар курсына җибәрелә.
Яшь белгечне туган – М.Гафури ис. колхозда бик җылы каршылыйлар һәм бераз искерә төшкән “ДТ-54” тракторы бирәләр. Техниканы кулына алганнан соң мактаулы хезмәт юлы башланып китә аның. 1970 елда тырыш егет яңа ашлык сугу комбайнын ышанып тапшыралар. көзге уңыш җыю чорында комбайн штурвалы артына утыра.
41 елдан артык төрле техникаларда эшләвенә карамастан, ягулык-майлау материалларын, запас частьләрне артык тотынганы, хәвефсезлек кагыйдәләрен бозганы булмый, җитәкчеләр, белгечләр һәм иптәшләре арасында һәрвакыт ихтирамлы, хөрмәтле була. Техниканы һәрвакыт карап йөрткәч, агымдагы ремонт эшләрен үзвакытында башкарып баргач, тракторы ватылмый, мастеркойларда озаклап ятмый.
Колхоз территориясендәге басуларда, терлекчелек фермаларында, урман-яланнарында Мидхәт абыйның кулы тимәгән, эш көче кермәгән, маңгай тире таммаган бер карыш җир дә юктыр, мөгаен. Һәрвакыт ул хезмәтнең иң кайнар участогына була.
Җитмешенче елларда ук даны күтәрелә, районның, республиканың югары бүләкләрен ала башлаган механизаторның портреты колхозның Почет тактасыннан төшми, исеме җыелышларда мактап телгә алына. 1966 елда “Хезмәт отличиесе өчен” медале, унынчы бишьеллык ударнигы, 1980 елда “Социалистик ярышта җиңүче” билгеләре, БАССР югары Советы Президиумының Мактау грамотасы һәм күп санлы кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә, 2003 елда Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек була. Лаеклы елга чыккач та М.Гыйльметдинов мал азыгы уру комбайнында эшләвен дәвам итә.
Әйтергә кирәк, сабыр холыклы, уйлап эш итүче хезмәткәр буларак, халык арасында ышаныч һәм ихтирам яулый. Гомер буе түккән хезмәтләрен, кылган изгелекләрен бергә эшләгән иптәшләре, авыл халкы бүген дә онытмый. Монысы инде аның өчен – зур бүләк.
Гомер юлдашы да үзенә пар килгән. Сәеткул авылында туып-үскән Глүсә Шәрифулла кызы хезмәт юлын колхозда Лаяшты сөтчелек фермасында савучы булып башлый. Арытаба озак еллар бозау караучы булып эшли. Ул алдынгылар исемлегеннән төшми, һәрвакыт мактап телгә алына. Г.Гыйльметдинова лаеклы ялга чыкканчы басу батырларына аш пешерә. Аның тәмле ашларын игенчеләр бүген дә сагынып искә ала.
Яшьлек мәхәббәте Глүсә Шәрифулла кызы белән 1964 елда гаилә учагы тергезеп җибәрәләр. Глүсә апа тормыш иптәшенең ныклы тылы булып, авыр хезмәтен уртаклашып, балаларына яхшы тәрбия биреп үстерүгә бар көчен сала. Ә балалар гаиләдә –дүртәү. Әйтергә кирәк, улы Шамил – Гафури районында, Флүсә – Дүртөйле, Гүзәл ТРның Казан шәһәрләрендә
гаиләләре белән күркәм гомер кичерә. Кызганычка каршы, Чернобыль һәлакәтенең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан уллары Илдус мәрхүм була.
-Баларыбыз безнең өчен өзелеп торалар. Алар кайтса, шатланабыз, борчулары өчен алардан да ныграк борчылабыз. Әйткәндәй, әти әни, дәү әти булуның бөтен тәме, рәхәте дә шундадыр, дип беләбез. Балаларыбыз барысы да тәртипле, тырыш булдылар. Үскән чакта да авырлык китермәделәр, алар өчен йөзебез кызармады. Һәрчак шалтыратып, хәлебезне сорашалар, кайткач, искиткеч аш-сулары белән безне сөендерәләр, - ди Гыйльметдиновлар йөрәк парәләре турында.
Өлкәннәр бүген дә йорт тирәсен гөлгә күмеп матур чәчәкләр, төрле җиләк-җимеш үстерәләр, кош-корт асрыйлар. Өй мәшәкатьләреннән бушаган арада бакчада ял итәргә яраталар. Гомумән, балалары, 5 оныгы, 2 оныкачы өчен һәрвакыт терәк-таяныч алар.
Мидхәт Авзалетдин улы үзенең 80 яшен тормыш иптәше, балалары, оныклары, туганнары хөрмәтендә, ихтирамында каршылый. Аны туган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, җан тынычлыгы, хәерле гомер телибез.