Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
26 март 2023, 05:20

Ягымлылыгы белән халык күңелен яулаган эшкуар

Тормыш кешене бик күп сынаулар биреп сыный. Һәркемнең үз ихтыяры – кемдер аңа буйсынып яши, кемдер үзгәртергә тырыша. Язмышка буйсынуны тормыш агымына ияреп бару дияр идем мин. Ә менә аның белән үзең идарә итү, үз эшеңне, үз юлыңны табып, теләгеңә ирешү дигән сүз. Үзенең эшчәнлеге, җәмгыятьтә тоткан урыны, җирдә яшәү рәвеше белән кеше үз язмышын үзе хәл итә.

Ягымлылыгы белән халык күңелен яулаган эшкуарЯгымлылыгы белән халык күңелен яулаган эшкуар
Ягымлылыгы белән халык күңелен яулаган эшкуар

   Бәләкәй генә кара малай, Исәмәттән әнисенә ияреп, Торачыга, күршедә генә яшәгән картәтиләренә килә. Күзләрен елтыратып, капка ярыгыннан урамны күзәтергә ярата иде үзе. Исемен дә ишеттек үз авызыннан: Булат икән ул.  «Булат кылыч кулда булды» дигәнне ишеткәнебез бар. Димәк, әти-әнисе  сабыйга бу исемне корыч кебек ныклы булсын дип уйлап кушкан. Булатның әнисе күрше Исәмәт авылына тәртипле, эшсөяр Ихтада һәм Сәлихҗан Гариповлар гаиләсенә килен булып төшә. Шул вакыттан Сәриянең бер әйткән җөмләсе нык истә калган: «Анда, эштән кайту белән өйгә керү юк. Әни генә аш әзерләргә керә. Калганнар яшелчә, бәрәңге бакчасына, сарайга таралалар. Бу өйдә тәртип шулай куелган».

    Яшь киленне прилавка артындагы эш көтеп торган авылда. Җиң сызганып тотына Сәрия сатучылыкка. Әнисенең, авыл халкы белән хәл-әхвәлләр сорашып сату иткәнен, авылдашларының кибеттән гел канәгать кайтып китүләрен күреп үсә Булат.

   Бер- бер артлы ике уку йортын тәмамлый егет. Кулында нефтьче һәм авыл хуҗалыгы белгече дипломнары бар. Укыган җирендә нефтьче һөнәре буенча эшкә дә калырга тәкъдим ясыйлар, ләкин туган якларга  кайту теләге өстенлек ала. Гариповлар нәселендә бердәнбер ир-егет бит, әтиләре дә олыгаеп бара, аларга ярдәм кирәгәчәк. Кайтырга икән кайтырга! Шәһәр җирендә яши алмасын аңлый үзе. Авылдагы иркенлек, табигать кочагы. Ул бит шунда туып- үскән. Алыштыра аламы соң ул аны шәһәр тормышына. Күңелеңә яткан шөгыльне табар ул. Әтисе, туган абыйсы янында басучылыкта үзен сынап караса да ярый. Тик барыбер күңелендә әллә кайчан үз эшен башлап җибәрү турында бөреләнгән уй тынгы бирми. Юрист һөнәре белеме булган Югары Яркәй кызы Зарина белән тормыш корып җибәрәләр. Нәкъ шул вакытта Булат хыялында йөрткән теләген тормышка ашырырга базнат итә, күп кешене шаккаттырып, эшкуарлык юлын сайлый.

  Бүгенге көндә үз кибетен ачып, илешлеләрнең хөрмәтен яулаган эшкуардан сорамыйча булдыра алмадым: “Чыннан да, Булат, ни өчен сатучы? Нефтьче, икмәк үстерүче булып китәргә мөмкинлегең булганда?”.

  -Картыем да, әнием дә гомергә сатучы булган. Алар артыннан барырга уйладым. Гомумән, кешеләргә яхшы кәеф бүләк итәргә яратам», - дип җаваплады ул. Димәк, Булат, сатучылар династиясенең дәвамчысы.

   Бик җиңелдән булмый гаиләгә бу эшне башлап китүе. Нәкъ менә шул чакта ике яктан да әти-әниләренең зур ярдәмен тоя алар. Бер-береңә таяныч булып яшәүнең кадерен белү кирәген шул вакытта аңлый яшьләр.    Гариповлар гаиләсе күптән инде “Парус” сәүдә үзәге бинасында үзләренең шәхси магазинын ачты һәм халык күңеленә бик тә якын булган “Лавка” дигән исем бирде. Балыкның, кош-корт итенең нинди генә төре юк, ярым фабрикатлар һәм башка бик күп төрле азык-төлек белән сату итә алар. Ассортимент искиткеч бай булгач, лавка ишеге бер дә ябылып тормый. Ике-өч сатучыга эш урыны да булдырылган. Тормыш иптәше Заринаны ял, бәйрәм көннәрендә өйдә калуын, балалар янында булуын тели Булат, чөнки бүгенге көндә алар ике укучының яраткан әти-әниләре. Илешлеләр арасында «Тәмлүшкәләр Булатта бар» яисә “Булат магазинына кер, анда бөтен әйбер дә бар” дигән сөйләшүләрне еш ишетергә туры килә. Димәк, дөрес юлдан бара эшкуар. Белә ул, һөнәрле 

 булу гына җитми, аны үзеңә, халкыңа хезмәт иттерү өчен зур тырышлык, армый- талмый эшләү дә кирәк. Дөньялар гына тыныч булсын, көч –егәрлеге җитәрлек егетнең.

Мәрьям Шәмсиева.

Торачы авылы.

Автор:Чулпан Зарипова
Читайте нас