

Дүртөйле юл ремонт-төзелеш идарәсенең Илеш районы участогы хезмәткәрләре районара юллар өслегендә барлыкка килгән чокырларны ямауга кереште. Салкын кыштан соң чокыр ямау юл һәлакәтләрен булдырмас өчен эшләнә. Юллар төзеклегенең хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итүен яхшы аңлый участок эшчеләре. Әлеге ремонтка участокның өч бригадасы, 9 берәмлек техника җәлеп ителгән. Алар Югары Яркәй –Бакалы, Югары Череккүл- Кужбахты-Тәҗәй, Груздевка – Дүртөйле юллары юнәлешләре буенча эшлиләр. Юл тигезләү процессында асфальт-бетонның салкын катнашмасы файдаланыла.
Кадер – Сеңрән авыллары (Югары Яркәй-Бакалы юнәлеше) арасындагы юллардагы чокырларны ямауда мастер Зөлфар Выйльданов, эшчеләр Раушан Ахунов, Салават Мамалимов, Илфир Фәтхетдинов, водительләр Рәмил Мәгъданов, Радик Мансуров, Рафаэль Гафурҗанов үз бурычларын җаваплылык тоеп, намус белән башкара.