

- Быелгы язгы чакырылыш өчен йөкләмә үзгәрерме? Махсус хәрби операция үткәрү хәрби хезмәткә чакырылачак гражданнар санына ничек тәэсир итәчәк?
- Язгы чакырылыш чаралары махсус хәрби операция уздыруга бәйле түгел. Баштагы кебек үк, ул Русия Федерациясе законнары белән билгеләнгән срокларда һәм план тәртибендә гамәлгә ашырыла. Чакырылыш буенча алынган барлык хәрби хезмәткәрләр подразделениеләргә җибәреләчәк һәм Русия Федерациясе территориясендә хәрби хезмәт үтәчәк. Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк, ә хезмәт итү вакыты чыккан хәрби хезмәткәрләр хезмәттән азат ителәчәк һәм үз вакытында яшәү урыннарына җибәреләчәк.