Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
6 апрель 2023, 06:25

Язгы чакырылыш башланды

Агымдагы елның 1 апреленнән Русия Федерациясендә Оборона министрлыгы тарафыннан язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Русия тарихында РФ Кораллы Көчләре сафларына чакырылыш вакыты бер тапкыр гына, үткән елның көзге кампаниясендә РФ Президенты тарафыннан игълан ителгән өлешчә мобилизация сәбәпле күчерелде. Гадәттә, 1 апрельдән барлык хәрби комиссариатлар РФ Кораллы Көчләре сафларына чакырылучыларны кабул итә башлаячак. Солдатларны беренче озату агымдагы елның апрель уртасында планлаштырыла. Әлеге яңалыклар турында аңлатуны сорап без Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссары Виктор Бочаровка мөрәҗәгать иттек. Түбәндә әлеге интервьюны урнаштырабыз.

Язгы чакырылыш башландыЯзгы чакырылыш башланды
Язгы чакырылыш башланды

Агымдагы елның 1 апреленнән Русия Федерациясендә Оборона министрлыгы тарафыннан язгы чакырылыш башлана. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Русия тарихында РФ Кораллы Көчләре сафларына чакырылыш вакыты бер тапкыр гына, үткән елның көзге кампаниясендә РФ Президенты тарафыннан игълан ителгән өлешчә мобилизация сәбәпле күчерелде. Гадәттә, 1 апрельдән барлык хәрби комиссариатлар РФ Кораллы Көчләре сафларына чакырылучыларны кабул итә башлаячак. Солдатларны беренче озату агымдагы елның апрель уртасында планлаштырыла.

Язгы чакырылыш белән параллель рәвештә профессиональ хәрбиләрне яллау буенча масштаблы ачык кампанияне башлап җибәрә. Тиешле квоталар төбәк хакимиятләренә җиткерелгән инде.

Әлеге яңалыклар турында аңлатуны сорап без Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссары Виктор Бочаровка мөрәҗәгать иттек. Түбәндә әлеге интервьюны урнаштырабыз.

-Виктор Павлович, Русиядә 1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе башлана. Срочникларны нинди яңалыклар көтә?

- Язгы чакырылыш Русиядә ел саен 1 апрельдән үткәрелә. Ул 3,5 ай дәвам итә һәм 15 июльдә тәмамлана. Ягъни 2023 елда язгы чакырылышны үткәрү вакыты: 1 апрельдән 15 июльгә кадәр булачак. Күрсәтелгән сроклар Русия законнарында чагыла. Шулай ук Президент Указына ярашлы, сентябрь һәм март ахырында көзге һәм язгы чакырылышларны регламентлаштыручы документ чыгарыла.

Мәсәлән, узган елның көзге чакырылышының старты оештыру сәбәпләре буенча, бер айга кичектерелде. Чөнки хәрби комиссариат хезмәткәрләренә, өлешчә мобилизация чараларында мәшгуль булганнарга, срочникларны чакыруга әзерләнү өчен вакыт кирәк була.

Хәрби комиссариатлар гражданга повестканы кулларына һәм кулъязмага тапшырырга тиеш. Бу яшәү, уку яки эш урынында булырга мөмкин.

Әлеге чорда бернинди дә үзгәрешләр юк. Шуңа күрә әлеге чара план режимында узачак. Хәрби хезмәткә чакырылган 18 яшьлек гражданнар махсус операция  зонасына җибәрелмәячәк, ә тыл тәэмин итү частьләрендә үтәчәк. Алар территориядә эчке тәртипне саклау белән бәйле чараларны үтәячәк. Әйтик, корал белән эш итәргә, стройга, сугыш яланында эш итү тактикасына, хәрәкәт итү һ.б. күнегүләргә өйрәнәчәк.

-Язгы чакырылышка кемнәр алына?

- Хәрби хезмәткә 18-27 яшьлек Русия гражданнары чакырыла. Алар  мәҗбүри рәвештә медицина комиссиясен үтә. 2022 елның декабрь ахырында Оборона министрлыгы коллегиясендә чакырылучыларның яшен этаплап арттырырга тәкъдим ителде - 18 яшьтән 21 яшькә кадәр (чакырыла башлаган яшь); 27 яшьтән 30 яшькә кадәр (повесткалар бирелгән чик яшь). Шул ук вакытта 18 яшьлекләр өчен хезмәт мәҗбүри булмаячак -  алар укырга яки армиягә баруны сайлый алачак. Ә менә 21 яшьтән армиягә барысына да барырга туры киләчәк.

- Русия хакимияте контрактчыларны яллау буенча масштаблы ачык кампанияне язгы чакырылыш башлануга параллель рәвештә башлап җибәрә. Төбәкләрдә бу җәһәттән әзерлек башланды. Ни өчен һөнәри армияне арттыралар һәм нинди саннар булачак? Бу хакта сөйләп үтсәгез иде.

- Контракт буенча кампания 1 апрельдән башлана. Бу Русия гаскәрләрен контрактчылар санын арттыру исәбенә, һөнәри дәрәҗәгә күтәрү,  шулай ук мобилизациянең яңа дулкынын кертмәү өчен эшләнә.

 Контракт нигезендә ир-егетләрне җәлеп итү юлы белән, РФ Кораллы Көчләр штаты арттырыла. Түләүләргә килгәндә беренче контрактны төзегәндә, Оборона министрлыгыннан 190 мең сум акча бирелә, моннан тыш, гражданнар республиканың исемле батальоннарына керә барса, республика түләүләре дә өстәлә. Ягъни контракт төзелгәннән соң граждан өч айдан алты айга кадәр хезмәт иткән булса, һәр алты ай саен республика аңа 200 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр ясый. Шулай ук хезмәткәрләрнең гаиләләре, хәрбиләр дә барлык ташламалардан һәм гарантияләрдән файдалана.

Яшь категорияләре - 21 яшьтән алып 60 яшькә кадәр. Контрактчыларны яллау белән урындагы хәрби комиссариатлар шөгыльләнәчәк.  Контракт нигезендә ирекле батальоннарга язылу өчен  Югары Яркәй территориясендә, моннан тыш Дүртөйледәге хәрби комиссариат базасында штат ачылачак.

Бүгенге көндә хәрби карьера иң авырларның берсе булып санала. Әлеге һөнәр физика, математика, иҗтимагый фәннәр өлкәсендә белемле булуны, шулай ук яңа буын приборлары һәм кораллары белән куллана белүен таләп итә. Хәрби һөнәргә ия булу хәзерге җәмгыять өчен бик мөһим. Чөнки кешелек тынычлыгы аларга бәйле. Бу уңайдан Русия Федерациясе Оборона министрлыгы белгечлекләр буенча югары хәрби укыту учреждениеләренә чакыра. Беренчедән,  иң мөһиме, укыту – бушлай.  Дәүләт укытуны биш ел дәвамында тулысынча үзе каплата.  Икенчедән – уку еллары эш стажына кертелә. Оборона министрлыгы линиясе буенча урнаштырыла. Контракт буенча эшкә урнашкан хәрбигә икенче елдан торак сатып алуга тупланма счет ачыла. Ул 20 ел хезмәткә исәпләнгән. Әгәр граждан, 15 ел выслугадан соң сәламәтлеге аркасында яки башка сәбәп белән  китә икән, министрлык торак бәясен тулысынча түли. Нәтиҗәдә, Русия Федерациясе Кораллы Көчләреннән увольнениегә киткәндә торак ала. Ул аны илебезнең теләгән төбәгеннән алырга хокуклы. Тулырак мәгълүматлар белән Русия Оборонасы министрлыгының югары белем бирү системасы сайтында  vuz.mil.ru таныша аласыз.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Әңгәмәдәш – Гүзәл Фәтхуллина.

 

Автор:Лира Гареева
Читайте нас