Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
13 апрель 2023, 05:55

Илештә - “Башкорт язы” концерты

Район мәдәният сараенда махсус хәрби операциядә катнашучы Русия хәрбиләренә ярдәм итү максатыннан «Башкорт язы» патриотик концерт узды.

Илештә - “Башкорт язы” концертыИлештә - “Башкорт язы” концерты
Илештә - “Башкорт язы” концерты

Район мәдәният сараенда махсус хәрби операциядә катнашучы Русия хәрбиләренә ярдәм итү максатыннан «Башкорт язы» патриотик концерт узды.

Чарага Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, «Хәрби туганлык» район җәмәгать оешмасы әгъзалары, яшь армиячеләр, район эчке эшләр хезмәткәрләре һәм ветераннары, армиягә баручылар, районның битараф булмаган кешеләре килде.

Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш районнары хәрби комиссары Виктор Бочаров һәм РФ Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча Башкортстан Республикасы Башлыгы киңәшчесе, отставкадагы полковник, Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Артур Юмагужин чыгыш ясап, Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Илгиз Сәфиуллинның әнисе Фәнүзә Габдракыйп кызына «Батырлык өчен» медален тапшырды.

 

Автор:Лира Гареева
Читайте нас