- Олег Александрович, үзегез турында таныштырып китсәгез иде.
- Мин Уфада туып үстем. Балачактан ук әти-әнием миңа туган җиремә мәхәббәт тәрбияләде, авырлыклардан курыкмаска һәм эшләргә өйрәтте. Балачактан ук спорт белән шөгыльләнәм,сәламәт яшәү рәвеше алып барам, күп вакытымны эшкә багышлыйм һәм һәрнәрсәдә кирәкле нәтиҗәләргә ирешергә тырышам. Хезмәт юлымны яшьләр белән эшләү өлкәсендә башладым. Берничә ел дәвамында социаль объектлар җитәкчесе булып эшләдем. Уфа шәһәрендә ШОС БРИКС әгъза-дәүләтләре башлыклары Советы утырышын әзерләүгә һәм үткәрүгә зур өлеш керттем. Моның өчен Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләндем. 2019 елдан «Башкирия» кунакханәсен җитәклим һәм бер үк вакытта Башнефтьтә эшлим. Минем яраткан гаиләм бар, тормыш иптәшем белән улыбызны тәрбиялибез. Бүгенге көндә мин алтынчы чакырылыш Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы Корылтае депутаты булып торам.
- Ни өчен сез Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – корылтаена кабат депутатлыкка дәгъва кылырга булдыгыз?
-Республикабыз һәм Илеш районы халкының нинди проблемалар белән очрашканын мин ишетеп кенә белмим. Минем тәрбиям, республикага мәхәббәтем, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга омтылышым Башкортстан Республикасы Корылтае депутаты буларак эшемне дәвам итү карарымның нигезе булып тора.
- Олег Александрович, сез бүгенге көндә алтынчы чакырылыш Башкортстан Республикасы Корылтаеның гамәлдәге депутаты булып торасыз, сезнең ярдәм белән безнең районда башкарылган конкрет эшләргә тукталып китсәгез иде?
- Бу чор җиңел булмады. Башта коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле пандемия башланды, арытаба махсус хәрби операция илебез кешеләренең тормышына үз төзәтмәләрен кертте. Мин чын күңелдән ышанам, без бу юлны бергә лаеклы үтәчәкбез һәм илебез, республикабыз тагын да көчлерәк булачак.
Covid -19 безгә китергән чынбарлыкка карамастан, тормыш дәвам итә, һәм мин «Орленок» балалар сәламәтләндерү лагерен масштаблы реконструкцияләү проектын тормышка ашыра алуыбызга бик шатмын. Лагерьда корпуслар модернизацияләнде, матди - техник база шактый ныгытылды, заманча спорт мәйданчыгы булдырылды, 216 урынга исәпләнгән йөзү бассейны һәм йокы корпусы тулысынча яңартылды. Бу максатларга барлыгы 153 миллион сум акча юнәлтелде, шуларның 139 миллионы - «Башнефть» җәмгыятенең хәйрия иганәсе хисабына. Масштаблы реконструкциядән соң беренче сменаны Орленок лагеры 2021 елның 3 июнендә кабул итте, быел исә 1 июньнән учреждение ел әйләнәсенә эшләячәк.
- Ковид темасына калгәндә, бу вакыт эчендә нинди волонтерлык проектлары кертелде, шуларны ачыклап китик?
- Пандемия вакытында, һәркемгә җиңел булмаганда, һәр кешегә ярдәм итү, ачкланган проблемаларны тиз арада хәл итү бик мөһим иде. Депутат корпусы коллегаларыбыз белән бергә без волонтерлык проектларын, килеп туган хәлләргә тиз җавап бирү буенча эшче төркемнәр эшен уңышлы гамәлгә керттек. Арытаба да халык вакытында, сыйфатлы медицина ярдәме алсын өчен мин үз позициямне якларга һәм эшләргә әзер.
- Илешлеләрдән сезгә нинди наказлар еш бирелә?
- Гражданнарыбызның күп санлы наказлары халыкның экологик иминлеге белән бәйле. Шуңа күрә мин үз программамда моны аерым, төп бурыч итеп билгелим. Безгә атмосферага чыгарылган зарарлы матдәләр, калдыклар һәм чүплекләр проблемасын радикаль рәвештә хәл итәргә кирәк. Моны мөмкин кадәр тизрәк эшләү мөһим. Чиста һава, су-безнең, халкыбызның, балаларыбызның сәламәтлеге! Без ярдәмгә мохтаҗлар турында да кайгыртырга тиеш - ә бу «Бердәм Россия» партиясенең төп өстенлеге. Күпчелек мөһим һәм файдалы тәкъдимнәр сайлау программасына кертелгән, күбесе әле дә эшләнә, ләкин аларның берсе дә игътибарсыз калмаячак. Һәрбер тәкъдим исәпкә алыначак һәм эшкәртеләчәк. Әйе, барысын да берьюлы тормышка ашыру мөмкин түгел, ләкин без моны бергә эшли алабыз!
- Кече һәм урта бизнес өчен нинди ярдәм чараларын күрергә уйлыйсыз?
-Бүген без барыбыз да тарихыбызның барышын һәм илебезнең киләчәген билгеләүче язмышлы вакыйгаларның шаһитлары һәм катнашучылары булып торабыз. Тышкы басым һәм санкцияләргә карамастан, Русия икътисады үзенең тотрыклылыгын исбатлады. Бүген безнең бурыч-эшкуарларга, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, гражданнарны эшкуарлык эшчәнлегенә һәм үзмәшгульлеккә җәлеп итү.
- Олег Александрович, әңгәмәгез өчен рәхмәт, сезгә сайлау алды кампаниясендә уңышлар телибез!
-Рәхмәт, бүген мин Илеш районында яшәүче һәр кешенең ярдәменә өметләнәм. Сезнең ышаныч - минем өчен,иң беренче чиратта, җаваплылык. Бу минем Ватан алдындагы бурычым-җиребез һәм халкыбыз иминлеге өчен барысын да эшләү. Хәзер көчле карарлар, көчле кешеләр һәм көчле сәясәтчеләр вакыты. Бергә-без җиңәрбез.