Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
22 июнь 2023, 05:15

Бүген – Хәтер һәм кайгы көне

Әлеге шигыремне Бөек Ватан сугышында катнашып, Берлинга кадәр барып җитеп, Җиңү белән туган якларына әйләнеп кайткан, лаеклы хезмәт юлы үткән, төрле наградаларга ия  булган, Түбән Череккүл авылында яшәгән әтиебез Әбелмәлих Шәех улы Корчагинга багышлыйм.

Бүген – Хәтер һәм кайгы көнеБүген – Хәтер һәм кайгы көне
Бүген – Хәтер һәм кайгы көне

22 июнь – сугыш башланды

Мең тугыз йөз кырык беренче ел,

Иртән дүрттә сугыш башланды.

Безнең илгә әйтми, билгеләми,

Немец фашистлары ташланды.

Булган барлык ир-егетләрне дә,

Җыеп шулай алып киттеләр,

Еладылар ана, балалары

Күз яшьләре шулай беттеләр.

Минем картәтием, әткәем дә

Сугыш елларын күп күрде.

Картәтием Тимербай дигәне,

Мәскәү өчен җанын бирде.

Сөйли иде әнкәй бала булып

Калдым диеп, әткәй киткәндә.

Авыр булды, ачлык булды

Кыен булды Җиңү көткәндә.

Әткәем дә җәяү үтеп,

Барып җитте Берлинга чаклы.

Яралары бик күп булды аның

Аның җиңүләре нык хаклы.

Корчагин бит аның фамилиясе,

Дәрәҗәдә тотты төшерми.

Кайтмады ул сугыш бетмичә,

Дунай елгаларын кичерми.

Җиңеп кайтты илнең фашистларын,

Авылда ул алар санаулы.

Авырлыклар килде алар өчен,

Шушы еллар булды сынаулы.

Авырлыкка түзеп хатын-кызлар

Ир-егетләрне көтеп алдылар.

Бурычларын үтәп ил алдында

Тугры булып аңа калдылар.

Җиңү бит ул, җиңел түгел бит ул

Белсен иде аны калганнар.

Тап төшерми алар исеменә

Берлинны бит алар алганнар.

Флүсә Корчагина.

Түбән Череккүл авылы.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас