Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
29 июнь 2023, 06:55

Якты эзен калдырды

Педагог һәм остаз елы уңаеннан Сеңрән сигезьеллык мәктәбенең элеккеге алыштыргысыз директоры, Башкортстанның атказанган укытучысы Тимерҗан Шәйхиян улы Шәйхайдаровны искә алып, әлеге язмамны тәкъдим итәргә булдым.

Якты эзен калдырдыЯкты эзен калдырды
Якты эзен калдырды

Педагог һәм остаз елы уңаеннан Сеңрән сигезьеллык мәктәбенең элеккеге алыштыргысыз директоры, Башкортстанның атказанган укытучысы Тимерҗан Шәйхиян улы Шәйхайдаровны искә алып, әлеге язмамны тәкъдим итәргә булдым.

Тимерҗан Шәйхиян улының тормыш юлы һәм эшчәнлеге туган авылы Сеңрән белән бәйле. Әйтергә кирәк, ерак авылда, инвалид һәм укый-яза белмәгән крестьян гаиләсендә  тәрбияле, белемгә омтылучан, әдәпле бала үсүе күпләрне сокландыра. Биредә калып хезмәт юлын башлавының төп сәбәбе – беренче Бөтендөнья сугышы инвалиды, тома сукыр, олы яшьтәге әтисе булса, шулай ук авылдашларының хөрмәтен тою да аны туган авылында калырга карар кылдыра.

1940 елда 17 яшьлек Тимерҗан Шәйхиян улы Сеңрән мәктәбенә укытучы итеп эшкә алына. Бөек Ватан сугышы башлангач тырыш егет мәктәп директоры итеп тәгаенләнә. Ләкин озак эшләргә туры килми аңа, 18 яше тулгач фронтка юллана. Сугыш юлын лаеклы үтеп, күрсәткән батырлыклары өчен ордень-медальләр белән бүләкләнә, исән-имин  туган авылына әйләнеп кайта. 1946 елның ноябрь аеннан Т.Шәйхәйдаров ВЛКСМ район комитетының Илеш районы мәктәп яшьләре бүлеге мөдире булып эш башлый. Арытаба төрле дәрәҗәле вазифалар башкара. 1962 елдан алып 1987 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы Сеңрән сигезьеллык мәктәбен җитәкли. Бөре дәүләт укытучылык һәм Башкорт дәүләт педагогия институтларын тәмамлый.

Ул елларда бәйрәм концертлары алдыннан доклад укыла иде. Авыл кешеләре яңалыкларны, илдәге сәяси хәлләрне агитаторлардан, пропагандистлардан белде. Тимерҗан Шәйхиян улының ашыкмыйча, аңлаешлы итеп укыган докладын йотлыгып тыңлады, чыгышын көтеп алды. Башкаларга гына түгел, үзенә таләпчән педагог чыгыш ясар алдыннан берничә көн җентекләп әзерләнә, халык алдында имтихан тоткан укытучы кебек хис итә үзен. Тарих укытучысы буларак оста оратор булып истә калган ул.

Тимерҗан Шәйхиян улы күңеле белән романтик булган, буш вакытларында хыялланырга яраткан. Еш кына киләчәктә асфальт юл салыныр, су башнялары куелып, йортларга сулар керер ди ул. Аны карлы-буранлы кышларда, көзге салкын яңгырларда район үзәгенә башта ат җигеп, аннан соң мотицикл белән ничәмә ничә тапкыр барулары да уйланырга мәҗбүр иткәндер. 80 нче елларда гына мәктәп директорлары җиңел машинага ия булды.

 Шуны да билгеләргә кирәк,  Т.Шәйхайдаров тырышлыгы белән районда гына түгел, республикада беренчеләрдән  булып 1970 елда  мәктәп музее оештырыла. Монда авыл халкы, укытучылар, укучылар төрле экспонатлар җыюга зур өлеш кертә. Музейдагы материаллар буенча авылның төрле еллардагы үсешен, урындагы халыкның көнкүрешен күзаллап була. Елдан –ел тормыш яхшыра баруына ышана ул. Шуңа күрә 80 елларда ике катлы яңа мәктәп салдыру турында кайгырта башлый. Республика һәм район җитәкчеләре атказанган укытучының сүзен хуплый. Мәктәп төзү җиңелләрдән түгел, моның шулай икәнен ул яхшы аңлый. Белем учагын төзегәндә Т.Шәйхайдаров аның эчендә кайный:үзе прораб та, грузчик та була. Кыска вакыт эчендә Сеңрән авылы уртасында кызыл кирпечтән ике катлы мәктәп калкып чыга. Кызганычка каршы, балалар булмау сәбәпле, ул бүгенге көндә бикле тора.

Гаиләсендә дә бәхетле иде Тимерҗан Шәйхиян улы. Нинди генә яңалыкка омтылса да тормыш иптәше Сөембикә Шәрип кызы аңа ышанычлы терәк һәм киңәшче булды. Ул укучыларны биология фәненнән укытты. Иңне-иңгә терәп күпме яшь буынга төпле белем, тәрбия биреп зур тормыш юлына чыгарды алар. Шәйхайдаровлар ике кыз, ике малайга гомер бүләк итеп, югары белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына чыгарды. Балалары, оныклары әтиләре, бабалары юлын дәвам итеп, республиканың төрле мәктәпләрендә, техникумнарында, югары уку йортларында белем бирә.

Үз һөнәренең остасы Тимерҗан Шәйхайдаровның авылдашларына кылган изге гамәлләрен санап бетерерлек түгел. Ул безгә бар яклап та һәрвакыт үрнәк булды. Бүгенге көндә дә укучылары, сеңрәнлеләр, хезмәттәшләре олы хөрмәт белән искә ала тәҗрибәле, олы йөрәкле педагогны. Тимерҗан Шәйхиян улы алдында баш иябез, аңа бәйле хәтирәләр күңелләрдә мәңге сакланыр.

Лира Галиева,

Кадер урта мәктәбенең директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары.

 

 

Автор:Лира Гареева
Читайте нас