

Китапта үткән гасырның 20нче елларыннан алып район авылларында башланган хәл-вакыйгалар шактый киң яктыртылган дип әйтергә була. Беренче комсомол ячейкалары, коллектив хужалыклар оештыруда катнашкан, яңа тормышка омтылган егет һәм кызлар турында зур ихтирам белән бәян ителгән. Һәр
буын яшьләрен күп төрле чаралар ярдәмендә Ватаныбызны сөю, аны сакларга һәрвакыт әзер булу,ил икътисадын ныгыту өчен көрәшү рухында тәрбияләүгә күп көч салган ВЛКСМ район комитеты
хезмәткәрләре, башлангыч комсомол оешмалары секретарьлары, күп санлы активистларның эше әсәрдә зур урын алып тора.
Сугыш алды һәм Бөек Ватан сугышы елларындагы район яшьләренең эше турында дулкынланмый уку мөмкин түгелдер. Көнне төнгә ялгап басуларда, фермаларда эшләү, курсларда яшь хатынкыз трактористкалар, санитарлар, элемтәчеләр,кавалеристлар, снайперлар, парашютистлар, танкларны юкка чыгаручылар әзерләү, егетләрне урыс теленә өйрәтү район комсомол оешмасының мөһим эшенә әверелә. Фронтка жибәрү өчен төрле киемнәр, азык-төлек әзерләү, дару үләннәре, танк- самолетлар төзү өчен акча, тимер-томыр жыйнау киң колач ала. Авторның авылдашы Хафизә Әхмәтҗанова - Исхакованың Югары Череккүл аша сугышка китүчеләрнең беренче колоннасын, берничә көннән соң
атлар көтүен Груздевка пристаненә озату турындагы хәтерләвен күз яшьләрсез уку мөмкин түгел. Ялның ничек булуын оныткан Нурыйкамал Локманованың санитарвагонда һуштан язып егылуы, Ракыйга Нурыеваның нинди шартларда өзелгән чыбыкны ялгап элемтәне тергезүе, кызылармеец Әфләх Галиевның адашкан сыерын эзләгән булып, фронт линиясен үтеп дошманның көче турында бик кыйммәтле мәгълүмат
алып кайтуы бер кемне дә битараф калдырмас дип уйлыйм. Мондый батырлык үрнәкләре турында китапта бик күп бәян ителгән.
Китапның тыныч тормыш вакытын тасвирлаган өлешендә зур хөрмәт һәм ихтирамлылык белән Зәки Кнәзханов, Бәдәви Мөхәммәтдинов, Вил Гаскәров, Тимерсәлих Вәлиев һәм башка ВЛКСМ съезды делегатлары, Ленин комсомолы премиясе лауреатлары Рәмил Хәмидуллин, Фәвәдис Мостафин, Жиңү байрагы алдында фотога төшәргә хокук яулаган социалистик ярышта жиңүче Радик Мөхәммәтгалиев, Зөлфирә Шәехморзина, Шәрифҗан Муллаянов, Вәдил Мирзаяновлар, мәктәп һәм училище укучылары, башка уңган яшь игенчеләр, терлекчеләр,комсомол-яшьләр коллективлары, экипажлары зур урын алган.
Әсәрдә укучыларны төрле юнәлештә тәрбияләү мәсьәләләренә, мәгариф алдынгыларына, мәдәният, спорт өлкәсендә югары уңышларга ирешкән яшь райондашларыбызга тиешле игътибар бүленгән. “Чагыл” халык
театры, “Яшьлек”, “Йәйгор” халык биюләре ансамбльләре, район пионер оешмасы тарихлары аерым урын алган.
Гамәлдә районның барлык авылларының кешеләре китапта чагылыш тапкан. Күпләрнең анда үзләре, якыннары турында хәбәр табу мөмкинлеге, үзләренә истәлеккә, якыннарына бүләккә алу мөмкинлеге
бар. Шунысы кызганыч,китап чикләнгән күләмдә бастырылган.
Китапны сатып алырга теләүчеләр 8-917-455-15-79, 5-19-14 телефон номерларына шалтыратып, авторга мөрәҗәгать итә ала.
Лира Гәрәева