Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
10 июль 2023, 04:25

Бердәм булыйк, изге гамәлләр кылыйк

Башкалабыз Уфаның “Торатау” конгресс-холлында “Атайсал” проекты чикләрендә “Якташлык көче” икенче республика форумы үтте. Миңа шунда катнашу бәхете тиде.Анда мин бик күп файдалы мәгълүматларга ия булып,илһамланып кайттым.

Бердәм булыйк, изге гамәлләр кылыйкБердәм булыйк, изге гамәлләр кылыйк
Бердәм булыйк, изге гамәлләр кылыйк

“Атайсал” – республикада уңышлы тормышка ашырылган Урындагы инициативаларны яклау программасының һәм “Аек авыл” конкурсының аваздаш проекты булып тора. Алар бер-берсен тулыландырып, халыкның көнкүрешен яхшырту өчен ярдәм итә. Тик халыкка тиешенчә аңлатып, мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. “Атайсал” аша без якташлык проекты үсеше преспективаларын,яшь буынга рухи тәрбия бирү,мәдәни мирасны һәм традицияләрне саклауны күрәбез. Аның кысаларында яхшы уйлар белән энергияне игелекле эшләргә юнәлтеп, чын мәгънәсендә файда китерәбез. Бу проект якташлыкны, бердәмлекне ныгыта. Шуның өчен дә үзем бу проекттан читтә кала алмадым, һәм күп кенә авылдашымны бу мөһим чарада актив катнашырга чакырдым.Беренче чиратта миндә гореф-гадәтләребезне саклау, яшьләрнең һәм өлкәннәрнең ихтияҗларын канәгатьләндерү хисе килеп туды. Моны хәл итү өчен муниципаль район һәм авыл советы авыл биләмәсе хакимиятләре, урындагы халык белән сөйләшеп, авылда мәчет булдырырга кирәк дигән карарга килдек. Яңа Аю авылындагы балалар бакчасы Груздевка авылына күчкәч, аның бинасы бушап калды. Шуны изге йорт итеп үзгәртеп кору өчен улым Альберт белән икәүләп Уфадагы диния нәзәрәтенә юнәлдек. Тиешле документларны әзерләп бетерү һәм рәсмиләштерү өчен биш тапкыр Уфага барырга туры килде. Документларны әзерләүдә Илеш һәм Бакалы районнарының имам-ахунды Рөстәм Абушахмин һәм Иске Күктау авылы мәчете имам-хатыйбы Рәфис хәзрәт ярдәм итте. Аларга рәхмәтемне белдерәм. Документлар әзер булгач, авыл халкына бинаны үзгәртеп коруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Авылдашлар бердәм рәвештә кайсы акчалата,кайсы әйберләтә яки ремонт эшләрендә катнашып,ярдәм күрсәтте. Мәчет манарасы өчен материаллар белән крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Гыйлемҗан Гайнетдинов булышлык итте.Манараны эшләүдә, проектын төзүдә Рәзиф Миргасыймов белән Альберт Муллаәхмәтов көчләрен кызганмады. Манарага айны кую, изге йортның билгесен яздыру эшләрен,шулай ук торба һәм тимер материалларны кайтаруны Фәвәдис Фәзуллин үз өстенә алды һәм намус белән башкарып чыкты.Мәчет эченә паласлар белән Ябалак мәчетеннән Камил Галиуллин, авылыбызның кияве Ибраһим хәзрәт, тәрәзә челтәрләре белән Зөлфия һәм Фәвәдис Фәзуллиннар ярдәм итте.Ифтарлар һәм Коръән ашлары үткәрү өчен савытсабаны бар авыл халкы китерде. Мәчеткә мәхбәрис,утырып намаз укучыларга эскәмияләрне Рәзиф Миргасыймов эшләде. Аллаһ йортын булдыруда катнашкан авыл халкын һәм читтә яшәүчеләрнең барысын да санап бетереп булмый.Барчасына зур рәхмәт.Мәчеткә имам-хатыйб табу мәсьәләсе килеп тугач,авылыбызның абруйлы аксакаллары Мәкәрим Билалов, Габдулла Шакиров белән Ябалак авылына Илфир хәзрәткә юл тоттык. Ул һәм тормыш иптәше Лилия абыстай фатыйхаларын биреп, уңышлар теләде.Мин мәхәлләнең рәисе итеп куелдым. Шулай ук мәчет советы сайланды.Бүгенге көндә авылыбызның “Нур” мәчете тәрбия үзәгенә әверелде. Җомга намазларына, рамазан аенда “Тәравих” намазына күпләп һәм теләп йөриләр. Бүгенге көндә дә авылдашлар һәм читтә яшәүчеләр мәрхүм туганнары рухына багышлап, хәер-сәдакаларын җибәрәләр. Һәр намаз саен аларга дога кылабыз. Шулай ук Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп догалар багышлыйбыз. Бүгенге көндә халыктан кергән акчалар хисабына мәчетебезнең эченә ремонт үткәрергә - ишекләрне алыштырып, түбәсен буяуны планлаштырабыз.Мәчеткә һәм зиратка дип җыелган акчаларны мәчет советы әгъзасы Вәсимә Камалетдинова исәбен төгәл итеп алып бара. Иң мөһиме шул, бүгенге көндә изге йортыбыз гөрләп эшләп тора. Иң сөенечлесе, анда өлкәннәр белән бергә яшьләр дә, балалар да йөри. Авыл өстендә һәр җомга моңлы азан тавышы яңгырый. Ул халыкны әхлакый, сәламәт тормыш алып барырга чакыра. Ә бу - бик зур тәрбияви чара.
Шулай ук “Атайсал” проекты чикләрендә зиратларга өмәләр оештырабыз, яшелләндерү акциясендә катнашабыз, авылыбызның чисталыгын да сакларга тырышабыз. Күптән түгел Украинада
безнең илебезне яклап көрәшкән егетләребезгә ярдәм йөзеннән аларга кирәкле тормыш-көнкүреш әйберләрен җыеп җибәрүдә катнаштык. Әйе, тормышыбызны матурлау, изге гамәлләр кылу, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү үзебезнең кулда. Бары тик иренмәскә, халык белән бердәм булып эшләргә,
актив тормыш позициясе алып барырга кирәк. Иң мөһиме, илләребез тыныч булсын, сугышлар тукталсын. Бер-беребезгә ярдәм итик, авылыбызның, районыбызның, Республикабызның патриотлары булыйк. Бүгенге катлаулы тормышта бу бик тә мөһим.

Сәгыйть Муллаәхмәтов,мәгариф ветераны.
Яңа Аю авылы

Автор:Чулпан Зарипова
Читайте нас