Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
10 июль 2023, 07:00

Музей – хәтер почмагы

Безнең тормыш бүген генә башланмаган. Аның үткәне, тарихы бар. Халкыбызның тарихи чыганакларын, милли йолаларын саклап, буыннан-буынга тапшыруда музейлар зур роль уйный.

Музей – хәтер почмагыМузей – хәтер почмагы
Музей – хәтер почмагы

Мәдәниятебезне өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез юкка чыгып бара. Ә борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калу, өйрәнү фәнни яктан гына түгел, халкыбызны эстетик тәрбияләү дә. Абдулла авыл клубында мәдәни оештыручысы
 Гөлфия Кәрамова инициативасы белән “Үткәнен онытмаганның - киләчәге өметле” исеме астында музей оештырылган. Анда 250 дән артык экспонат саклана.Биредә 20нче гасырдагы крестьян хуҗалыгы
тормышын, көнкүрешен күзалларга мөмкин. Шулай ук, заманында тәрбияви чарада бик көчле булган. «Пионер почмагы» аерым урын алып тора.

-Төп максатыбыз: татар-башкорт халкының көнкүрешенә, мәдәниятенә караган әйберләр җыю.
Мондагы экспонатлар халкыбызның күңел җәүһәрләре, җаны турында сөйләүче чигүле эскәтерсөлгеләр, милли киемнәр, үрелгән чабаталар, эш кораллары һәм савытсабалар, кырларда иген урган ураклар, үлчәү бизмәннәре, кер юу такталары, кул тегермәне һәм башка бихисап күп әйберләр саклана. Һәр килгән кеше игътибарлап, кызыксынып карый аларны. Монда кергән һәр кешенең яраткан урынына әйләнде музеебыз, - ди Гөлфия Гайфулла кызы.
Әйтергә кирәк, Абдулла авылының данлыклы кешеләре турында истәлекне саклау максатыннан, 2022 елның көзендә иске фотоларны җыеп, «Минем авылым тарихы йөзләрдә» дип аталган фотоальбом булдыру эшен оештырып җибәргән. Абдуллалылар бу идеяне актив рәвештә хуплап, гаилә архивларынндагы фотолары белән бүлешәләр.Бу инде, үз чиратында авылдашларының һөнәрләре, аларның мәдәнияте һәм көнкүреше турында күзаллауны киңәйтергә мөмкинлек бирә. Проект үз төбәге тарихы белән кызыксынучыларга файдалы булачак. “Безнең бурыч - тарихны саклап калу һәм киләчәк буыннарга
тапшыру”, - ди Гөлфия Кәрамова. Әзер фотоальбом клуб музеенда саклана һәм барлык кунакларга да
күрсәтелә. Әйе, бәләкәй авылның
 ур тарихы тупланган монда. Музейда һәр әйбер бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел жылысы, изге хатирәләре саклана.

Лира Гәрәева.

Автор:Чулпан Зарипова
Читайте нас