Маяк
+21 °С
Болытлы
җәмгыять
10 июль 2023, 04:20

Тормыш яме татулыкта

Анач авылында гомер кичерүче мәгариф ветераннары Рима һәм Михаил Дмитриевлар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде. Аны муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин тапшырды.

Тормыш яме татулыктаТормыш яме татулыкта
Тормыш яме татулыкта

Анач авылында гомер кичерүче мәгариф ветераннары Рима һәм Михаил Дмитриевлар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде. Аны муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин тапшырды.

Анач авылында яшәүче Рима һәм Михаил Дмитриевларны хөрмәт итмәгән, олылап эндәшмәгән кеше юктыр. Алар 47 ел кулга-кул тотынышып, гомер сукмагыннан атлыйлар.  Дмитриевлар бар гомерләрен мәгариф өлкәсенә багышлап, намуслы хезмәт салды. Гаилә башлыгы Базытамак урта, Ташкичү төп, Анач башлангыч мәктәпләрендә эшләсә, 34 ел Краснояр төп мәктәбендә директор вазыйфасын башкара. Тормыш иптәше Рима Шакиртовна укучыларны урыс теле һәм әдәбиятеннән укыта. Пенсиягә чыккач, алар туган авыллары Аначка кайтып төпләнеп, зур йорт тергезеп керәләр. Дмитриевлар ике бала (Ирина, Сергей) тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Бүгенге көндә һәркайсы гаиләле, үзаллы дөнья көтәләр.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас