Исерек хәлдә булган машина йөртүчеләрнең сиземләү тойгысы кими, ул хәлне дөрес бәяләү һәм дөрес сайлау сәләтен югалта. Бер үк вакытта андый шоферлар югары тизлек белән транспорт чарасы алып бара, узышлар ясый, каршы як юл хәрәкәте юлына чыга һ. б. Спиртлы эчемлекләр куллану гади саклану чараларын үтәмәүгә китерә. Исереклек халәте күрү һәм ишетү сәләте тизлеген киметә. Машина йөртүче хәтта аз гына эчкән булса да, юл хәлен бәяләргә һәм аңа игътибар итәргә өлгерми. Алкоголь күрү сәләтен дә боза, ягъни рульдәге аек булмаган кеше ераграк әйберләрне аерып бетерми, шулай ук аның төсне, бигрәк тә яшел белән кызылны, кабул итүе үзгәрә. Шул рәвешле, юл-транспорт фаҗигасе барлыкка килү мөмкинлеге арта. Әлеге һәлакәтләрнең нәтиҗәләре тән җәрәхәте алудан башлап, гомер өзелү белән тәмамлануы ихтимал.
|
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе законнарына ярашлы, бүгенге көндә, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәза гына түгел, җинаять эше кузгату да каралган. Исерек хәлдә руль артына утырган өчен автомобильчеләргә 1,5 елдан 2 елга кадәр машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный, өстәвенә 30 мең сум күләмендә административ штраф салына. Ә исерек килеш кабат эләккән очракта, хокук бозучы җинаять җаваплылыгына тарттырыла.
2023 елның агымдагы чорына Россия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан админстратив хокук бозулар кодексының 12.8 матдәсенең 3 өлеше буенча 72 административ беркетмә төзелде.
Гөлнара Әлтапова, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.