Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
13 август 2023, 06:00

Максатыбыз - җитештерү күләмен арттыру

«Иш-Тау» җәмгыяте районның архитектур-социаль йөзен булдыруга, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешен кертә. Коллектив ?? кешене берләштереп, ел дәвамында заман таләбенә ияреп, эшчәнлек төрләрен үзгәртә барабыз. Бу, үз чиратында, күрсәткечләрне арттыруга мөмкинлек бирә. Шул рәвешле, үткән җиде айда барлыгы 10 млн. 325 мең сумлык эш башкарылды.

Максатыбыз - җитештерү күләмен арттыруМаксатыбыз - җитештерү күләмен арттыру
Максатыбыз - җитештерү күләмен арттыру

Әйтик, Карабаш, Иске Күктау, Рсай, Этәй, Яркәй (Төньяк микрорайон) авыл советы авыл биләмәләренең урам юллары каралып, ком-таш түшәлде. Ишкар авылында су башнясына капиталь ремонт үткәрелде. Этәй, Рсай, Түбән Череккүл, Йонны, Ишкар, Бишкурай, Чакмагыш районының Яңа Коты авылларында Урындагы инициативаларны яклау программасы чикләрендә эчәр су системасы линияләрен ремонтлау буенча эш алып барыла. “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Эшлекле гамәлләр” программасы чикләрендә Бишкурай, Базытамак авыл советы авыл биләмәләрендә су белән тәэмин итү системалары төзекләндерелде. 

Моннан тыш, авылларда яшәүчеләрнең заказлары буенча  шәхси хуҗалыкларга су үткәрү белән шөгыльләнәбез. Бу, үз чиратында, авыл җирендә яшәеш шартларын  яхшыртуга бер этәргеч  булып тора. Шулай ук оешмаларга, халыкка транспорт хезмәтләре күрсәтелә. Су белән тәэмин итү өчен тимер-бетон боҗралар һәм капкачлар ясыйбыз.

Алга куелган бурычларны үтәүдә коллективның һәр әгъзасына таянабыз. Шулар арасыннан баш инженер Альмир Узамановның, хезмәткәрләр Рәмзил Махияновның, Венер Шәеховның, Зөлфәт Миңнехановның һ.б. хезмәте мактауга лаек.

Гомумән, коллектив уңганнары эштә генә түгел, район күләмендә уздырылган төрле чараларда да актив катнаша. 

Җәмгыять хезмәткәрләрен, производство ветераннарын һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итеп, сәламәтлек, эшләрендә зур уңышлар телим, алга куйган максатларга ирешербез, дип ышанам

Хәмит Узаманов,

«Иш-Тау» җәмгыяте директоры.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас