Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
13 август 2023, 10:00

Сыйфатлы бал ашыйм дисәң...

Гомер буе умартачыларга сокланып яшәдем. Бал кортларыннан курку түгел, аларны яраткан кешеләргә сокланудан кала нинди хис булсын инде? Умартачы җәй көне генә эшли дип уйласагыз, ялгышасыз. Аларның мәшәкате ел дәвамында бара. Менә шулар турында тумышы белән Югары Яркәйдән, бүгенге көндә Уфада яшәүче якташыбыз, тәҗрибәле умартачы Марат Идрисов сөйләде.

Сыйфатлы бал ашыйм дисәң...Сыйфатлы бал ашыйм дисәң...
Сыйфатлы бал ашыйм дисәң...

Нәселдән-нәселгә килгән эш аеруча да үзенчәлекле була. Һөнәрнең серләрен буыннан-буынга күчерү искиткеч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. 2003 елда бу һөнәргә Маратта әнисе Зәмзәмия Гыйләҗетдин кызының энекәше Таһирҗан Хөснетдинов кызыксыну уята.

- Таһирҗан абыйга  (мәрхүм) зур рәхмәтлемен. Иң башта аңа ярдәмләшеп йөрдем. Соңыннан серләренә төшенгәч, үземдә ышаныч туды. 2009 елда, шәхси эшкуар буларак, умартачылыкны үстерүгә районнан субсидия алдым. Эшемне 40 баштан башлап җибәрдем. Таһирҗан абый умарталар, кирәк-яракларны бирде. Өйләнгәч, туйга  бал суырткыч бүләк итте. Шул елдан алып бу өлкәдә ныклап шөгыльләнә башладым, - дип сөйли һәвәскәр умартачы.

Яшь булуына карамастан, Марат бай тәҗрибә туплап, өлкәннәргә тиң акыл белән һәр нечкәлекләрен белеп эшли.

- Умартачы булыр өчен умартаны яратырга кирәк. Җаның, тәнең белән бу эшкә тартылу мөһим. Хәзер умартачылар саны артканнан-арта.  Үзем белгәнне шалтыратучыларга, килүчеләргә өйрәтергә тырышам, киңәшләремне бирәм. Кортлар кайчан чыга, кайчан үрчи, аларны аера белү мөһим. Умартачы буласы килде, корт алдым, абзарга яптым белән эш бармый. Шөгыльне яратмасаң, бу эшне алып барып булмый, – ди ул.

2015 елда Марат умарталарын 230 башка җиткерә. Бу эшнең никадәр авыр булуын моның белән шөгыльләнүчеләр генә аңлый, әлбәттә. Кортларның авырулары, үлем факторлары – болар барысы да соңырак күчләрне киметергә мәҗбүр итә. Бүгенге көндә умарталыгында  150 баш исәпләнә. Аның иң ышанычлы ярдәмчесе- тормыш иптәше Миләүшә. Кортларны караганда да, бал аертканда да, реализацияләгәндә дә уңган пар һәрвакыт бергә тырыша. Рамнар эшләүдә әтисе Рим Юныс улы ярдәм итә.

- Яхшы, сыйфатлы балны ничек танып алырга? Ниндие тәмлерәк һәм шифалы? –дигән сорау бирдем.

- Мин үзем бал сыйфатына, аны аертуга зур игътибар бирәм. Кеше бал алганда кая җитештерелгәнен белергә тиеш. Олы юл кырыеннан, завод-фабрика урыннарына якын җирдән җыелган бал экологик яктан чиста продукт була алмый. Бал төрләре буенча да аерыла. Чәчәктән, юкәдән җыелганы бар. Һәр балның дәвалау сыйфаты төрле. Иң әйбәт бал –  юкә балы санала. Ул салкын тигәннән булыша. Иң яхшысы – чәчәк балы. Ул төрле чәчәкләрдән җыела, бөтен структураны үзенә җыя, - дип аңлатты Марат. –Үземә килгәндә, 2011 елдан бал кортларын, сезон җиткәч – яздан ук бирегә прицепка төяп чыгарам да күчмә болыннарда йөртәм. Бу нинди бал алырга телисен, шундыйны җыярга мөмкинлек бирә. Алдан хуҗалыклар агрономнары белән сөйләшеп, урынны билгелибез. Балны бары тик умарталыкта аертабыз. Бу – сыйфатлы бал алу принцибы. Биредә аерту авыррак булса да, аның каравы, өстәлләргә экологик чиста продукт була. Әгәр “магазиннарны” ташып аертсаң, бу очракта, балга тузан куна, ул чиста булмый, - диде.

-Умартачылыкта мөһим момент – ана корт. Ул бар нәрсәгә дә башлангыч бирә. Аны ничек аерырга?

-Ана корт ояның “королева”сы була. Ата корттан зурлыгы, озынлыгы белән аерыла. Ул ояда берәү генә була. Ана корт дүрт-биш ел яшәргә мөмкин. Эшчәнлеге 3 елга кадәр. Ул оядан бер генә тапкыр аерганда һәм бер тапкыр аталанырга гына очып чыга. Көненә 2000-2500 күкәй салырга сәләтле, - дип сөйләде умартачы.

Ана кортны махсус төстәге маркер белән билгеләп, тамга салалар икән. Бу ана кортны башкалардан тиз танып алырга ярдәм итә. Ана кортларга кагылырга ярамый. Аларның үз исләре була. Корт аерганда башка кортлар ана корт кая бара, аның исенә килеп, шунда җыела.

Буш вакыты булган саен умартачы бал кортларына рам ясый. “Умартаның төп нигезе – рам. Кортлар монда бал да җыя, кышын да чыгара. Рам – аларга йорт җиһазы кебек. Бер ояга, көченә карап, 60 ка якын рам урнаштырырга мөмкин”, – ди М.Идрисов.

Рам ясау җиңел эшләрдән түгел. Рамны башта чыбык кертер өчен тишәргә кирәк. Катушка аша әйләндереп, чыбыкны тишекләргә кертеп, гитара кылы кебек тарттырасы. Аннары чыбык өстенә кәрәз куясы. Кәрәз электр ярдәмендә ябыштырыла. Чыбыкка тугыз вольтлы ике чыбыкны тоташтырасы. Кәрәзнең яртысы эрегәч, җылытудан туктатасы. Рам әзер дигән сүз, - дип серләре белән бүлеште. 

Бүгенге көндә Марат Карника токымлы кортлар асрый. Реализацияләүгә килгәндә, Идрисовларның сыйфатлы, татлы балына реклама эшлисе дә юк – чәчкә, юкә, карабодай балын алырга даими клиентлары килеп кенә тора. Моннан тыш, район үзәгендәге кибетләргә дә куялар.  Шулай ук прополис, перга, бал корты пакетлары сата.  Гомумән, эше җитәрлек.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Марат ярдәмгә мохтаҗларга да ярдәм кулы суза. Мисалга, күптән түгел Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга 30 килограмм татлы балын җибәрде. Шулай ук Луганск халык республикасы балалары белән дә  үз продукциясе белән бүлеште. Башкорт балы биредәге аларның  күңелен җылытыр, сихәтләндерер, дигән теләктә калабыз.

Тырыш энергияе ташып торган һәвәскәр умартачының эше – санап бетергесез. Әлеге вакытта бигрәк тә. Чөнки ел дәвамында салган тырышлыгының нәтиҗәсен татый ул – бал җыя. Уңган гаиләгә киләчәктә сәламәтлек, гаилә бәхете, балалары Мусаның һәм Миленаның бары тик  уңышларын тоеп яшәргә язсын.

Гүзәл Фәтхуллина.

 

 

Сыйфатлы бал ашыйм дисәң...
Сыйфатлы бал ашыйм дисәң...
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас