

Владимир Анатольевич Илеш авылында урта мәктәпне тәмамлагач, Югары Яркәйдәге 86нчы һөнәри училещеда белем алуын дәвам итә. Биредә тракторчы белгечлеге буенча кулына диплом ала һәм армия сафларына юллана. Исән-имин туган якларына әйләнеп кайткач, хезмәт юлын Жданов ис. колхозда башлый. Арытаба аның балта эшенә осталыгын күреп, төзелеш бригадасына тәгәенлиләр.
1989 елда Вера Аркадий кызы белән гаилә кора. Тәүдә гаилә башлыгының әти-әнисе янында төп йортта яшиләр. 1995 елда үзләренә заманча, күркәм йорт салып чыгалар.
Шулай гөрләтеп дөнья көтеп, хуҗалыкта тырышып эшләп йөргәндә, үзгәртеп корулар башлангач, колхоз тарала. Владимир Анатольевич читкә чыгып китми, ата-бабаларыбыздан ук килгән умартачылык белән шөгыльләнергә карар итә. Әмәлгә калгандай, бер буш торган умарталарына аш кашыгыдай гына күч килеп керә. Шуны үрчетеп, баллы эшләрен башлап җибәрә Тарасовлар.
-Аллага шөкер, тырышлыгыбызның нәтиҗәсе бушка булмады. Бүгенге көндә 40тан артык умартабыз бар. Шунысы куанычлы, балаларыбыз да умартачылыкның нечкәлекләрен бик теләп өйрәнә. Умартачы булу өчен әнә шул бал кортлары кебек уңган булырга кирәклеген дә аңлый алар, - ди Тарасовлар бүгенге кәсепләре һәм уллары белән горурланып.
Шулай булмыйча, Вера һәм Владимир Тарасовлар өч малайга гомер биреп, үзләре үрнәгендә тәрбияләп үстерде. Олы уллары Сергей Украинадагы махсус хәрби операциядә катнаша, узган елның сентябрендә мобилизацияләнгән. Бүгенге көндә кыска вакытлы ялга кайтып, әти-әнисенә булыша. Икенче уллары Евгений “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятендә терлекчелек тармагында намуслы хезмәт сала. Игорь “Илеш РТП” җәмгыятендә эретеп-ябыштыручы булып эшли.
Ираида Имамова,
Аккүз авылы.