Маяк
+22 °С
Дождь
җәмгыять
19 Августа 2023, 10:00

Башкалага - күңелле сәяхәт

Гүзәл табигатьле Башкортстаныбыз, иксез-чиксез басулары, борма-борма аккан елгалары, биек кыялары, таулары күпләрне таң калдыра. Күптән түгел “Башкорт озын гомерлелеге. Туризм» проекты кысаларында районыбызның бер төркем пенсионерлары Уфага сәяхәт кылдык.

Башкалага - күңелле сәяхәтБашкалага - күңелле сәяхәт
Башкалага - күңелле сәяхәт

Экскурсия турында алдан ук хәбәр ителеп, билгеләнгән сәгатьтә барлык уңайлыклары булган автобус белән башкалага юл тоттык. Безне бик җылы каршы алдылар, экскурсовад төркемебезне шәһәр белән таныштырды, кызыклы мәгълүматләр җиткерде. Атап әйткәндә, Миңнегали Шәймуратов, Салават Юлаев һәйкәлләре янында булдык, истәлеккә фотога төштек, матур фонтаннарга карап хозурландык. Иң истә калганы Башкортстан Республикасының Милли музее булгандыр. Биредә төрле экспонатлар күрдек, туган ягыбызның тарихы белән таныштык.

Арытаба ашханәдә тәмләп ашап алгач, Агыйдел елгасы буйлап теплоходта сәяхәтне дәвам иттек.

Әлеге мавыктыргыч чараны оештыручы муниципаль район хакимиятенә, безне саклап йөртүче шәфкать туташы Лилия Галимовага, социаль хезмәткәр Наилә Зариповага сәяхәт кылучы барлык пенсионерлар исеменнән рәхмәт белдерәм. Эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, хәерле гомер телим.

Ираида Имамова.

Аккүз авылы.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас