

Туган якларына кайткач, Илдар Юриевич туган колхозында эретеп ябыштыручы булып эшли. Үзгәртеп корулар башлангач, хуҗалык тарала. Оста егет аптырап калмый, ташчы һөнәрен үзләштереп, йортлар, мунчалар, гаражлар төзи башлый. Бүгенге көндә ул салган йортлар әллә кайдан балкып утыра.
Тормыш иптәше Рәмзия Аккүз авылында Гөлсимә һәм Илһам ??? гаиләсендә туып-үсә. Аккүз урта мәктәбеннән соң, Уфадагы 10нчы һөнәри-техник училищеда укып, тегүче белгечлеге буенча кулына диплом ала. Хезмәт юлын “Мир” тегү фабрикасында башлый. Кызганычка каршы, биредә озак эшләргә насыйп булмый. Әти-әнисе, туганнары юл һәлакәтенә эләгеп, фаҗигале вафат була. Өлкән яшьтәге нәнәсен һәм кече сеңлесен карарга авылга кайта ул.
1994 елда Рәмзия һәм Илдар гаилә учагы кабызалар. Заманча күркәм йорт салып чыгалар. Бер-бер артлы балалары дөньяга килә. Улларына Рәмил, кызларына Алсу дип исем кушалар.
Тарасовлар гөрләтеп, тырышып дөнья көтәләр. Күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар, умарта тоталар. Арыган, яисә буш вакытларында Илдар кулына гармунын алып моңлы көй сузып, җырлап җибәрә.
“Гармунда уйнарга бик иртә өйрәндем. Бәләкәй чакта ук туйларда уйнарга йөртә иделәр”, - ди ул елмаеп.
Бер генә минуткада эшсез торырга яратмаган Илдар авылдагы кибә башлаган күлгә яңа сулыш өрә. Аны тазартып, шулай ук тирә-ягын чистартып, әйләндереп ала. Күлгә толстолобик, ак амур балыкларын алып кайтып җибәргән. Хәзер алар үрчегән инде. Бүгенге көндә биредә су коенырга, көймәдә йөзергә була. Өстәвенә, куна килсәң йокы бүлмәләре, мунча да бар. Шулай ук балык тотып, уха, шашлык пешерергә, самавырда чәй кайнатып эчергә була. Гомумән, аккошлар йөзгән, әкият дөньясын хәтерләткән күл янында гаилә, дуслар белән килеп ял итү өчен барлык уңайлыклар булдырылган.
-Күл буена халык килеп тора. Рәхмәтләрен әйтеп, күңелле ял итеп кайтып китәләр. Авылдашлар, райондашлар тарафыннан синең эшеңне бәһалап әйтелгән җылы сүз ишетү, әлбәттә, сөенечле, - ди Илдар Юриевич.
Илдар Тарасов яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә. Авылдашларын изге эшләре белән сөендергән, аларның ышанычын, хөрмәтен казанган киң күңелле чын кеше.
Ираида Имамова.
Кенәз-Елга авылы.