Маяк
+22 °С
Яңгыр
җәмгыять
27 август 2023, 11:00

Табиб кешене дәвалый, ә ветеринария табибы - кешелекне

Исанбай авылында яшәүче тыл хезмәткәре Риф Хәсәнов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Табиб кешене дәвалый, ә ветеринария табибы - кешелекнеТабиб кешене дәвалый, ә ветеринария табибы - кешелекне
Табиб кешене дәвалый, ә ветеринария табибы - кешелекне

Риф Хәерләнам улы төбәгебезнең абруйлы кешеләренең берсе. “Илеш ветеринария станциясе” учреждениесенең Исанбай ветеринария участогында мөдир булып фидакарь хезмәт салды. Юбилее алдыннан ул  күпьеллык намуслы хезмәте өчен илебез Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, муниципаль район хакимиятенең Рәхмәтен, "Башкортстан Республикасында ветеринария үсешенә керткән өлеше өчен" Мактау билгесен, кыйммәтле бүләкләр алды.

Юбиляр 1933 елның 5 августында Нәсимә һәм Хәерләнам Хәсәновларның өч балалы гаиләсендә беренчесе булып дөньяга аваз салган. Риф абыйның бала чагы бик авыр елларга туры килгән. Хезмәттә чыныгып үскәнгәдер, Ходай Тәгалә аңа озын гомер биргән.  

– Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 8 яшь иде. Әтием Хәерләнам Хәсән улы сугышка китеп, 1943 елда Белоруссия фронтында һәлак булуы турында кайгылы хәбәр килде. Өч баласы белән тол калган 27 яшьлек әниебез Нәсимә Хуҗабәһаветдин кызы колхоз эшеннән кайтып та кермәде дияргә була. Мин дә, аңа ияреп, басуга башак җыярга бара идем. Шулай әкренләп кул арасына керә башладык, безгә дә төрле эш куша башладылар, – дип тормышы турында сөйләп китте Риф абыйюбиляр.

 Мәктәптә яхшы укый. Белемен тәмамлагач, Приморье краена хәрби хезмәтен үтәргә китә. Кайтып, Бүләр авылы кызы Флүзә белән таныша. Аның белән гаилә корып җибәрәләр.

Армиядән кайткач, “Октябрь” колхозында хуҗалык мөдире булып эшли башлый. Белемен арттыру максатында Әлшәй районы Шафран авылының һөнәри техник училищесына «Ветеринария фельдшеры» белгечлеге буенча укырга керә, аннары Стәрлетамакта авыл хуҗалыгы техникумының читтән торып уку бүлегенә «Ветеринария» белгечлеге буенча документлар тапшыра. Укуы белән параллель рәвештә ветфельдшер булып эшләвен дәвам итә. Шулай, перспективалы белгеч ветеринария фельдшеры, баш ветеринария фельдшеры, баш ветврач була. 1978 елдан пенсиягә кадәр “Октябрь” колхозының Исанбай ветеринария участогында мөдир вазифасын башкара. Ул чорда эш күләме зур була. Риф Хәсәнов дүрт колхоз кергән участокны хезмәтләндереп,  терлекләр арасында авыруларны кисәтә, аларның таралуына юл куймый. Аның участогы һәрвакыт тәртиптә була, башкаларга үрнәк итеп куялар. Үзен һөнәри бурычларын җаваплы башкаручы грамоталы һәм белемле белгеч итеп күрсәтә. Барлык планлы чараларны, хезмәт бурычларын намус белән үти, чакыруларга йөри, беркемгә дә ярдәм итүдән баш тартмый. Күрәсең,  үз эшен бик яраткан, чөнки барлык кешеләргә карата дуслык һәм аралашучанлык күрсәткән ул.

Ил һәм республика аның үз һөнәренә тугрылыгын югары бәяли. Ветеринария тармагында күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Риф Хәерләнам улы  төрле югары инстанцияләрнең  Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Үзенең 90 яшьлек юбилее алдыннан Риф абый: «Мин ветеринария һөнәрен очраклы сайламадым, аңа бөтен җанымны һәм йөрәгемне бирдем, чөнки терлекләрне, авыл хуҗалыгын яратам, шуңа күрә ветфельдшер һөнәрен  үзләштердем. 60 ел ветеринария табибы булып эшләү җиңел эш түгел, бу җаваплы һөнәр, терлекләргә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер булырга кирәк. Табиб кешене дәвалый, ә ветеринария табибы - кешелекне. Диагноз куйгач, көчсезлек мизгелләре кичергән чаклар булды, терлеккә берничек тә ярдәм итә алмыйсың. Ә уңышлы дәваланудан соң, үз эшенең нәтиҗәләрен күреп, күңел шатлана. Район ветеринария  станциясе начальнигы Фаил Наил улы Мөхәммәтов белән озак еллар бердәм булып, аңлашып эшләдек. Территорияне авырулардан сакладык. Аңа зур рәхмәтлемен. Шулай ук гомерен “Октябрь” колхозы рәисе вазифасына багышлаган Социалистик Хезмәт Герое Фәйзелгаян Фәткелбаян улы Яхин белән дус мөнәсәбәттә булдык. Аның белән бергә эшләвемә бик шатмын, аны һәрвакыт ихтирам һәм зур хөрмәт белән искә алам, - диде ул.

Риф Хәсәнов лаеклы ялга чыкса да, яраткан эшен дәвам итеп, тагын ун ел хезмәт сала.

Тормыш иптәше Флүзә апа белән бәхетле 53 ел гомер кичерәләр.  Өч балага – игезәкләр Шамил, Камил, кызлары Венерага гомер бүләк итәләр, олы тормыш юлына чыгаралар. Кызганыч, 1997 елда гаиләгә кара кайгы килә – кызлары һәлак була. 2011 елда Риф абый тормыш иптәшен дә югалта.

Хәсәновлар балаларына лаеклы тәрбия һәм белем бирә. Уллары район үзәгендә җитеш тормыш көтә. Оныклары һәм оныкачлары һәрвакыт хәлен белеп тора, яраталар үзен. Алар хезмәткә хөрмәт, олыларны хөрмәт итү, игелек һәм ярдәмчеллек рухында тәрбияләнгән.

– Без барыбыз да әти-әниебезгә рәхмәтле. Яхшы тәрбия бирделәр, югары белем алдык. Әти үз дәверендә умартачылык белән шөгыльләнде. Бу кәсебе миңа да күчте. Бал кортлары карауда ул минем зур киңәшчем,  -диде Югары Яркәйдә яшәүче улы Камил.

Риф Хәерләнам улы, һәрвакыттагыча, уяу, энергияле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Туган авылында хөрмәтле ветеран булып,  тыныч кына тормыш кичерә, ялларда балаларына кунакка йөри.  “Авылдашларым әле дә киңәш сорап  еш мөрәҗәгать итәләр, хайваннарны дәвалауда ярдәм сорыйлар, ә мин кире кага алмыйм. Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм, яраткан эшемдә эшләдем, яхшы тормыш иптәше белән яшәдем, аның белән нәселебезнең лаеклы дәвамчыларын үстердек. Кешегә бәхет өчен тагын нәрсә кирәк?- ди юбиляр.

Гүзәл Фәтхуллина.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас