

Гөлназ Тимергазый кызы хезмәт юлын ит комбинатында башлый. Арытаба 2012 елда “Илеш ветеринария станциясе” ДБУга диагностик бүлеккә санитарка булып урынлаша. Ул биредә эшләү дәверендә үзен тик уңай яктан күрсәтте. Үзенең бурычларын зур җаваплылык, төгәллек белән башкара. Азык-төлек продуктларын бактериоскопик, химик һәм башка лаборатория тикшеренүләре үткәрү өчен лаборатория биналарын, эш урыннарын җыештыра һәм дезинфекцияли, савыт-сабалар чиста итеп юылган, экспертизалар үткәрүгә һәрвакыт әзер тора. Гомумән, бар җирдә тәртип һәм чисталык булдырылган.
Шулай ук учреждение территориясен чиста тотуга, төзекләндерүгә күп көч сала уңган хезмәткәребез. Яхшы хуҗабикәнеке кебек бина ишегалдында бар нәрсә дә тәртиптә: матур чәчәклекләр, машиналар парковкада, җирдә бер чүп тә юк.
Хезмәттәшләре дә аңа матурлыкны сакларга булыша. Бу чәчкәлекләр ел саен утыртыла. Аларга бөтен кеше сокланып карый. Гөлназ Хафизова җәй буе алар артыннан карап, су сибеп тора.
Гаиләсе белән дә бәхетле Гөлназ. Тормыш иптәше Эльвир Хафизов белән тату яшиләр. Ул “Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалында токарь булып эшли. Балалар үстереп, оныклар сөеп гомер кичерәләр.
Рәвил Фәттахов,
сынау лабораториясе җитәкчесе, диагностика бүлеге мөдире.