Маяк
+21 °С
Облачно
җәмгыять
7 Сентября 2023, 11:00

Заманча һәм уңайлык – халык өчен

Ходайбердин һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнары ишегалдында Яркәй авыл советы авыл биләмәсе оештырган бәйрәм чарасы һәркемне үзенә дәште “Башкортстан ишегаллары” программасы 2019 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән старт алды һәм шунда ук үзенең нәтиҗәлелеген һәм программада билгеләнгән эшләргә ихтыяҗның зур булуын күрсәтте. 

Заманча һәм уңайлык – халык өченЗаманча һәм уңайлык – халык өчен
Заманча һәм уңайлык – халык өчен

Программа хәвефсез резина белән кап­ланган балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерүне, эскәмияләр һәм урналар урнаштыруны, мәйданчыкларның коймаларын монтажлауны, яшелләндерүне, яктыртуны, асфальтлауны, парковкалар төзүне, тротуарларны ремонтлауны, башка эш төрләрен күздә тота.

Әлеге республика программасы кысаларында Югары Яркәйдәге Ходайбирдин һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнарында ишегалды территорияләре төзекләндерелеп, ул дистәләгән күпфатирлы йортларны берләштерә. Биредә юлларга, парковкаларга, тротуарларга асфальт җәелгән, 24 яктырту баганасы урнаштырылган, парковка урыннары булдырылган, билгеләр куелган, нигезле һәм хәвефсез резина япмалы балалар мәйданчыгы, коймалы универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән. Шулай ук ишегалды периметры буенча урналар һәм эскәмияләр урнаштырылган. Кайбер йортларның фасадлары тематик рәсемнәр белән бизәлгән, чәчкәләр, агачлар утыртылган. Көзен тагы да агачлар  утырту күзаллана. Чыгымнарның гомум суммасы 20 миллион сум тәшкил итә. Средстовалар республика һәм урындагы бюджеттан бүленгән. Боларның барысында “РевСтройПроект” җәмгыяте сыйфатлы башкарып чыккан.

Бу уңайдан күңелле бәйрәм чарасы оештырылды. Югарыда әйтелгән адреслар буенча яшәүче яркәйлеләрнең шатлыгын уртаклашырга  муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, «Башсельхозтехника» машина-технология компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генеральный директоры Фларис Шәйхетдинов, «Башкортстан» кунакханә комплексының генеральный директоры, «Башнефть» җәмгыятенең  эшләр белән идарә итү департаменты директоры вазыйфаларын башкаручы Олег Калинин, “РевСтройПроект” җәмгыяте директоры Александр Бабич, Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Руслан Ханнанов килде. Беренче булып, якташларны сәламләү өчен сүзне Илдар Иршат улы алды һәм районда төзекләндерелгән ишегаллары ел саен арта бара һәм монда халыкның тырышлыгы, инициативаны үз кулына алуы да зур роль уйный, дип ассызыклады.

— Бүген без 12  күп фатирлы йортны берләштергән ишегалды территориясен төзекләндерү буенча зур һәм җентекле эшкә йомгак ясыйбыз. «Башкортстан ишегаллары» программасы шул ягы белән кулай, ул милекчеләргә үз идеяләрен тәкъдим итү, төзекләндерү проектын эшләүдә катнашу, башкарыла торган эшләрнең сыйфатын тикшерү мөмкинлеге тудыра. Авыл хакимияте, подряд оешмалар һәм халыкның кулга-кул тотынып эшләү нәтиҗәсендә матур һәм уңайлы ишегаллары килеп чыга. Хәзер инде аларның кадерен белеп, саклап тоту мөһим, — диде Илдар Мостафин халыкка мөрәҗәгать итеп.

“Ходайбердин һәм Октябрьнең 50 еллыгы урамнары ишегалды территориясен төзекләндерү безнең өчен зур җиңү булды, ул арытабангы планнарга ирешүгә илһамландырды. Безнең максат – барлык авылны

төзекләндерү, яшәү өчен комфортлы һәм матур итү. Киләчәктә дә әлеге максатта эш дәвам итәр ”, - диде үз чыгышында Яркәй авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рәнис Шәрипов.

“Матур, бар нәрсә дә исәпкә алып эшләнгән, пөхтә, чиста, уңайлы.Балалар рәхәтләнеп мәйданчыкта уйный, өлкәннәр кичләрен әңгәмәләшеп утыра. Ихата барлык буын кешеләрен үзенә тартып тора, бу сөендерә. Зур тырышлык белән булдырылганны саклау – һәркайсыбызның бурычы”, - дип рәхмәтләрен белдерде Миләүшә Сәлихова белән Рима Сәрвәрова.

 

Биредә яшәүчеләр төрле сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләр әзерләгән иде. Казанда тәмле пылау да пешерелде. Шулай ук кул осталарының төрле үзенчәлекле эшләре тәкъдим ителде. Балалар үз рәхмәтләрен шигъри юлларда җиткерде. «Башкортстан ишегаллары» программасы кысаларында ишегалды территориясен төзекләндерүдә намуслы һәм җаваплы эш башкарган бер төркем активистлар бүләкләнде.

Чараны район мәдәният йорты хезмәткәрләренең, Ралина һәм  Гыйльмулла Габдуллиннарның һ.б. күркәм чыгышлары бизәде. Бәйрәмне Лилия һәм Илдар Хәйбрахмановлар бик матур итеп алып барды.

Лира Шамилова.

Заманча һәм уңайлык – халык өчен
Заманча һәм уңайлык – халык өчен
Заманча һәм уңайлык – халык өчен
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас